tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесе үтте
“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесе үтте

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесе үтте

1 апрель көнне Мәрҗани мәчетендә  “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесе үтте. Бу бәйге инде егерменче мәртәбә оештырыла. Быел конкурсны Татарстан мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, Россиянең мөселман эшмәкәрләре берлеге,”Ярдәм” фонды, Мәрҗани мәчете оештырды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бәйге җиңүчеләренә тапшыру өчен күп санлы  бүләкләрен әзерләп тапшырды.

Бәйгенең географисе елдан ел киңәя бара икән. Беренче бәйгегә Казаннан 17 кыз бала катнашкан булса, быелгы конкурска Татарстанның Әтнә, Арча, Питрәч, Балык Бистәсе районнарыннан, Әлмәт һәм Азнакай шәһәрләреннән, Нократ Аланы, Ижау калаларыннан, Самара, Сарытауөлкәләреннән, Ульян шәһәреннән һәм өлкәнең Кулатка районы авылларыннан, Чуашстаннан, Мари Элдан 400 дән артык малайлар һәм кызлар килгән.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенең тагын шундый үзенчәлеге бар: номинацияләр милләтебезнең танылган, затлы шәхесләребезнең исемнәрен йөртә. Бу үзе дә тарихыбызга, бөек шәхесләребезгә хөрмәт, алар турында күбрәк белү теләген уята торган хәл.

Резеда Сафиуллина рәсеме Фейсбуктан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*