tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөембикә ханбикәгә багышланган беренче күргәзмә оештырыла
Сөембикә ханбикәгә багышланган беренче күргәзмә оештырыла

Сөембикә ханбикәгә багышланган беренче күргәзмә оештырыла

26 августта «Хәзинә» милли сәнгать галереясында “Татарстан рәссамнары: Казан ханлыгының 500 еллыгы алдыннан Казан патшабикәсе – Сөембикә образы” күргәзмәсе ачыла.

ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее тупланмасыннан һәм Татарстан рәссамнары картиналарыннан торган күргәзмә Республика көненә багышлана.

Музейда билгеләп үтелгәнчә, Казанда Сөембикәнең легендар образы беренче тапкыр аерым күргәзмә итеп куела. Сөембикә образы – Россия патшасы хөкүмәте чорында да, шулай ук совет чоры вакытында да идеология белән тыгыз бәйләнгән тема булган.

Сөембикә образына заманча мөрәҗәгать «мөселман авангарды», абстракционизм, концептуализм, шәмаил сәнгать эстетикасына омтылу белән аңлатыла.

Күргәзмә 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Надия Шәйхетдинова, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*