tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйге дәвам итә
Бәйге дәвам итә

Бәйге дәвам итә

Кадерле дуслар! Хөрмәтле милләттәшләр!

Сөенечле хәбәр җиткерәбез.  Бөтендөнья татар конгрессының «Халкым минем» газетасы  “Әтием гаилә терәге” дигән яңа бәйге игълан итә. Һәркемнең дә әтисе, дәү әтисе, бабасы бик кадерле, бик якын. Әйдәгез, тормыш тоткасы булган газизләребез турында язып, башкаларга да бәян итик.

Шарты болайрак: газетабыз почтасына gazetavkt@mail.ru адресына язмаларыгызны (ул 4 биттән артмаска тиеш), язма героеның фотосын, “Халкым минем” газетасына язылу турындагы квитанциянең күчермәсен (2017 елның икенче яртысына яки 2018 елның беренче яртысына), язма авторы турында тулы мәгълүматне җибәрү кирәк. Тулысында газетада урын алмаган язмаларны Бөтендөнья татар конгрессының Tatar-congress.org сайтына урнаштырачакбыз. Сездән эчтәлекле, гыйбрәтле, кызыклы язмалар көтәбез.

Нәтиҗәне 2018 елның февралендә ясарбыз. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Бергә булыйк!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*