tatruen
Баш бит / Яңалыклар / София Гобәйдулина әсәре Нидерландта яңгыраячак
София Гобәйдулина әсәре Нидерландта яңгыраячак

София Гобәйдулина әсәре Нидерландта яңгыраячак

13-16 сентябрьдә Нидерландтагы Роттердам шәһәрендә маэстро Валерий Гергиевның филармония фестивале узачак. Фестивальдә бөек композитор София Гобәйдулинаның “О любви и ненависти” ораториясе башкарылачак. Бу хакта София Гобәйдулина исемендәге Заманча музыка үзәге хәбәр итә.

Казанда музыкаль белем һәм чыныгу алган композиторның ораториясе Роттердам филармония оркестры тарафыннан уйналачак. Классик музыка дөньясында бу – зур яңалык. Яңартылган әсәр – 2018 елның прьемьерасы.

“О любви и ненависти” ораториясе дини текстларга нигезләнгән. София Гобәйдулина аны шактый озак иҗат иткән һәм хәзерге вакытта да язуын дәвам иттерә. 2016 елга ул әсәрнең 9 бүлеген яза, ә беренче яңгыравы Дрезденда һәм Таллинда була. Бу иҗат җимеше белән автор бүгенге заман кешесенә күңелендә сакланып килгән нәсыйхәтен әйтә: нәфрәткә бирелергә ярамый, йөрәгебездә үстергән мәхәббәт хисе генә дөньяны коткара ала.
София Гобәйдулина 1931 елда Чистайда туа. 1932 елда алар гаиләсе – әтисе Әсгать Мәсгут улы белән әнисе Федосия Федор кызы Казан шәһәренә күченә. 1935 елда София Гобәйдуллина П.И.Чайковский исемендәге 1нче музыка мәктәбенә укырга керә. 1946 елдан 1949 елга кадәр Казан музыка гимназиясендә фортепиано классында укый. 1949 елдан 1954 елга кадәр Казан консерваториясендә композиция классында Альберт Леман җитәкчелегендә, шулай ук Григории Коганның фортепиано классында белем ала. 1954 елда София Гобәйдулина Мәскәү консерваториясенә композиция классына укырга керә. 1969-1970 елларда Мәскәүнең А.Н.Скрябин исемендәге музеенда экпсерименталь музыка студиясендә эшли. Композиторның фильмнар өчен язылган әсәрләре дә күп, мисал өчен: “Вертикаль”, “Маугли” (мультфильм), “Чучело” һәм башкалар. 1992 елдан София Гобәйдулина Германиядә яши.

Алсу Сәлахова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*