tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Солдат хатларын уку кичәсе
Солдат хатларын уку  кичәсе

Солдат хатларын уку кичәсе

19 нчы март көнне Олы Ачасыр авылының Архитектура һәм этнография музеенда Бөтендөнья татар конгресының Яшел Үзән бүлеге һәм җирле “Ак калфак” оешмасы белән берлектә солдат хатларын уку кичәсе булып үтте.

… Тын гына көй агыла. Һәм каяндыр ерактан, сугыш елларыннан хәбәр булып хатлардан юллар яңгырый: “1941 нче ел 6 ноябрь.

Хат башы – яз каршы.

Сезгә гыйззәтле вә хөрмәтле монафыйк булып торучы әткәмә балаң Нурмөхәммәттән бик сагынып бик саргаеп куптән куп сәлам язып каламын….”. Авылдашыбыз Яруллин Нурмөхәммәтнең фронттан әти-әнисенә язган хаты менә шулай сәламнәр белән башланып китә. Хатында ул сәламнәрне үзенең балаларына,стуганнарына,стирә-куршеләренә дә җиткерә.” Һәм кечкенә апага сәлам язып каламын. Һәм дә улы Габбаска бик санынып сәлам язып каламын. Һәм дә кызым Әлфиягә бик сагынып сәлам язып каламын. Һәм дә Равилгә бик сагынып сәлам язып каламын…”

Хатлардан юллар үткән сугыш елларның телсез шаһитлары булып та, якты истәлеге булып та залга агыла да агыла. Ерак сугыш еллары белән арада 70 елга сузылган вакыт арасы ятмый, гуя әле барысы да әле генә кебек. Авылдашымның хатта язылган һәр сүз йөрәк түренә барып җитә, аның сагынуы, сагышы керфекләрне чылата, елата.

…Әткәй сез ашау җагын начарланса, калхузга язып бирегез ашарга сорап, бераз ярдәм итәрләр может”. Хатлардагы бу юллар күңелдә кабат хатирәләр уята.

“…Мин үзем 1926 нчы елгы” ,- ди 40 елдан артык хат ташучы булып эшләгән Замалиева Гөлкәбирә апа – ”1941 нче елдан алып, 1981 нче елга кадәр почтада хат ташучы булып эшләдем. Ул вакытта почта үзәге Урысбага авылында иде. Кул арбасы белән Урысбагадан почтаны бик күп ташыдык. Бер күлмәкне кат-кат юа да кия идек, юа да кия идек”, – дип искә ала ул. Ә юклыгы өстенә ачлыгы. Ит, йон, сөт һәм акчалата заемны мәҗбуриләтә түләү дә аяктан ега авыл кешесен.

Хатны язучы Яруллин Нурмөхәммәт абыйга сугыш кырларыннан туган авылына кайтулар, газиз балалары – Габбазын, Равилен, Әлфиясен сөюләр насыйп булмый. Безнең Олы Ачасыр авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән 378 авылдашның, 242 нең берсе булып ил азатлыгы өчен барган сугышта туган җир туфрагын кочып мәңгегә ятып кала.

Бу кичәдә музейда саклана торган Ганиев Әхәт, Кавиев Малик абыйларның да фронттан язган хатлары укылды. Очрашуга килүчеләрнең дә хатирәләре күп иде. Хасанова Алсу апа, Максумов Марс Малик улы, Нургалиева Роза апаларның сагышлы истәлекләре безне кабат шул авыр елларга алып кайттылар.

Кеше китә – җыры кала диләр. Кеше китә, тик алар турында истәлек -хатирәләр кала. Алардан әйтеп бетергесез сагыш кала, моң кала, сагыну кала. Бу якты хисләрне кабат кичерү безне тагын да чистарак, сафрак итәлә төсле, шуңа да сугыш кырларында ятып калган, кайсыберләренең хәтта каберләре дә билгесез булган газиз авылдашларыбыз, ватандашларыбыз якты истәлеге алдында баш иябез. Кичәнең ахырында яңгыраган дога да шуны раслап яңгырады кебек.

Авыр туфракларыгыз җиңел, гүрләрегез якты булсын ил азатлыгы өчен гомерләре белән түләгән ватандашлар!!!

ТР Зеленодол муниципаль районы мәгариф идарәсе укыту методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Роза Әбраровнага, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Яшел Үзән муниципаль районы җирле оешмасы Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызына, Яшел Үзәндәге “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызына, Каюм Насыйри исемендәге Архитектура һәм этнография музее директоры Гатятуллина Рәзинә һәм фәнни хезмәткәр Ганиева Рәмзиягә, кичәне оештыручы Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гатиятуллин Марат Гомәр улына рәхмәтебезне җиткерәбез.

Олы Ачасыр авылы китапханәсе мөдире
Касыймова Зөлфирә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*