tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Солдат туган төбәгендә тынычлык тапты
Солдат туган төбәгендә тынычлык тапты

Солдат туган төбәгендә тынычлык тапты

Башкортстанның Туймазы районында  Бөек Ватан сугышында һәлак булган Сәгъдәтгәрәй Бәхтегәрәй улы Шәфыйковның җәсәден туган төбәгенә кайтарып җирләү чарасы үтте.

Шушы елның май башында Смоленск өлкәсенең Урган районы Кече Мышенки авылы янында эшләгән “Тула эзтабарлары” отряды Кызыл Армия рядовое Сәгъдәтгәрәй Шәфыйковның җәсәден таба. Ул снаряд шартлаудан һәлак булган дип фаразлана. Үзе белән компас һәм медальон була.“Хәтер китабы”ндагы мәгълүматларга караганда, Сәгъдәтгәрәй Шәфыйков 1909 елда Туймазы районының Әгертамак авылында туган. Туймазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан 1941 елның 13 августында 97нче запастагы укчылар полкы составында Кызыл Армия сафларында хезмәтен дәвам итәргә чакырылган. Ары таба ул хәрәкәт итүче армиягә озатылган. 1942 елда хәбәрсез югалган.Быел июнь башында Шәфыйковның җәсәде туган төбәгендә җирләр өчен тапшырылган. Ватан сугышы батырын яңадан җирләү чарасында катнашкан Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов Бөек Ватан сугышы тарихын бөртекләп тергезүче эзтабарларга рәхмәт белдерде.

Туймазылылар өчен дә сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү намус эшенә әверелде. 2010 елда районда Хәтмулла Солтанов исемендәге эзтабарлар хәрәкәте оешты. Бүген анда 800дән артык малай һәм кыз – мәктәп укучылары, студентлар катнаша, араларында “авыр” үсмерләр дә бар.Шушы вакыт эчендә Туймазы эзтабарлары берләштерелгән отрядлар составында 400дән артык Кызыл Армия солдаты һәм офицерының җәсәден җир астыннан күтәрде. Йөзләгән исемнәр ачыкланды, һәлак булганнарның туганнары табылды.Экспедиция материаллары ел саен районның һәм республиканың хәрби һәм хезмәт даны музейларына тапшырыла.Туймазы эзтабарлары Русиядәге иҗтимагый медальләр белән бүләкләнгән.

Фотолар Туймазы районы хакимиятенең
рәсми сайтыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*