tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөләйман Биктимеров истәлегенә шахмат турниры
Сөләйман Биктимеров истәлегенә шахмат турниры

Сөләйман Биктимеров истәлегенә шахмат турниры

Өлкә шахмат үзәге, Ямбай мәктәбе коллективы ярдәмендә район татар милли-мәдәни автономиясе Ямбай урта мәктәбендә күренекле җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, педагог Сөләйман Биктимиров истәлегенә шахмат турниры үткәрде.

Әлеге бәйгеләр балалар өчен бик мөһим. Башкалар белән үз белемнәрен чагыштыру, осталыкларын сынау тагын да яңа үсешләргә ирешергә стимул булдыра.

Турнирда катнашучыларга Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин, өлкә шахмат федерациясе президенты Геннадий Шантуров, өлкә шахмат үзәге директоры Евгений Прокопчук котлау сүзләре юлладылар. Автономиянең мактаулы әгъзасы Хәмзә Биктимиров абыйсы Сөләйман Колчак улының тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштырды.

6 мәктәптән килгән 53 шахматчы ике төркемгә бүленеп көч сынашты. 2007 елгы һәм аннан кечкенәләр төркемендә кызлардан Дарья Юдина (Яңатарман), малайлардан Марат Халиков (Индрәй) 1 урынны алдылар.

2001-2006нчы елгылар арасында Әминә Хәбибуллина (Ямбай) белән Сергей Кунцевич (Яңатарман) җиңеп чыктылар.

Гөлнур Вәлиева, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*