tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөлге чиктем күңел бизәкләреннән
Сөлге чиктем күңел бизәкләреннән

Сөлге чиктем күңел бизәкләреннән

Оренбур өлкәсе “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы хатын-кызлар арасында иң матур чигелгән сөлгеләргә бәйге үткәрде. Аның максаты: гасырлар буе халкыбыз тормышын бизәп килгән сөлге чигү осталыгын онытмау, борынгы чигүләрнең яңадан-яңа бизәкләрен табып, яңа җирлеккә төшерү, сөлге серен белүче өлкән буынны барлау, яшьләрдә чиккән сөлгегә хөрмәт уяту һәм чигү осталыгына өйрәтү.

Борын заманнан сөлгене әбиләр дә, бәбиләр дә чиккән.  Элек татарның бер генә бәйрәме дә чиккән сөлгедән башка узмаган. Кызны сорарга килгәч тә, кыз үзенең ризалык билгесен белдереп, яучы аркылы чиккән сөлге җибәргән, яңа туган баланы да ап-ак сөлгегә төргәннәр, туй-никахта да ул төп бүләк булган.  Иң матур сөлгеләр Сабантуй батырларына бүләк ителгән. Яшь кызлар чиккән кулъяулыклар ил сагына китүче егетләргә вәгъдә бүләге итеп бирелгән. “Ак калфак”лылар бу бәйге ярдәмендә онытылып барган шушы гадәтләрне көнкүрешкә кайтарырга тырыштылар .

Татар халык гамәли сәнгатенең иң еш очрый торган төрләренә – чигү үзенчәлекләренә багышланган бу онлайн конкурс өлкәбездә зур кызыксыну уятты. Катнашучылар, читтән торып булса да, узган гасыр чигүенең кызыклы үрнәкләре, шулай ук гасырлар дәвамында милли традицияләр сакланган һәм үсеш алган ​​заманча чигү белән таныша алдылар. Чара уңышлы үтте.

Оренбур өлкәсе Сарыкташ район үзәгеннән сөлге чигүче кызыбыз Тазетдинова Линара – аңа әле 18 яшь кенә. Фотография белән шөгыльләнә. Ул 5 нче сыйныфта укыганда ук, беренче чигү эшен башкарган. Шул вакыттан чигүгә кызыксынуы арткан.

8 нче март бәйрәмнәренә бүләк итеп кулъяулыклар чиккән. Бу сөлге – Линараның беренче зур эше. Чигүче кыз сөлгесе турында болай дип яза:

«Сарыкташ районы бик матур җирдә урнашкан. Таулары, урманнары, басулары, елгалары бик мул аның. Таулары файдалы үләннәр, басуларында арыш hәм бодай, урманнарында җиләк-җимеш үсә. Җиребезнең иң зур хәзинәсе –тырыш hәм эшчән  кешеләр. Үзенең туган җиренә гашыйк булган халкы, төрле эшләр белән шөгыльләнә. Хатын-кызлар шәл бәйлиләр, чигү чигәләр. Тәбигатебезнең гүзәллеге шушы кул эшләрендә чагыла.

Минем сөлгемнең ак төсе – тазалык, пөхтәлек билгесе. Чигелгән чәчәкләрем – хуш исле мәтрүшкәләр, алар янында – ак кылган үләннәре… Ә алтын төстәге җепләр – ул тулы башакларны хәтерләтә».

Бу сөлге бәйгедә икенче урын яулап алды. Бу сөлгене чигүче апа – Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан Габдракипова Рәифә Фәрит кызы, аңа 60 яшь. Ул шушы җирлектә «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе.

Бу сөлгене алар тормыш иптәше Фуат абый белән  бергә чиккәннәр – берсе бер башыннан, икенчесе икенче баштан. Рәифә ханым үзе 5 яшьтән шәл бәйләгән, чигү чиккән. Бик уңган хатын-кыз, тегү эшләре белән профессиональ дәрәҗәдә кызыксына, хоббисы – милли рәсем белән юрган сыру. Фуат абый 1 нче класста хезмәт дәресләрендә чигәргә өйрәнгән икән. Хәзерге вакытта, үз эшеннән тыш (йортлар төзүче булып эшли), хоббисы – сәйлән (бисер) белән чигү!

– Татар Каргалысы авылы чиялеккә hәм чәчәкләргә бай. Чияләре эре, тәмле, чәчәкләре ис китәрлек матур, хуш исле! Шул чияләрне hәм чәчәкләрне үзебезнең сөлгедә чигәргә булдык. Каргалыбызның символы булып торсын, – ди Рәифә ханым.

Бу сөлге бәйгенең өченче урынын яулады. Әсәкәй районы Яңа Солтангол авылыннан сөлге чигүче кыз – Әлфия Дәүләтҗанова, аңа 36 яшь. Хәзерге вакытта мәдәният йорты мөдире. Чигә башлавы балачактан, кулына энә тота ала алган чактан. Әбисе өйрәткән. Әсәкәй районы “Ак калфак” оешмасы әгъзасы, районның “Чишмә” халык фольклор ансамбле катнашучысы. Беренче сөлгесен мәктәп елларында укыганда – 14 яшендә авыл сабантуена чиккән.

Аның сөлгесенең чигелү тарихы 1901 елга барып тоташа. Әсәкәй районы Яңа Колшәриф авылы клубының музеенда булган чигү үрнәгеннән алынган.

Шушы сөлге бәйгедә беренче урын яулады.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Оренбур өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Фаил кызы Абсалямова алып тапшырды. Беренче урынга – термопот самавыры, икенче-өченче урынга – “Аятел көрси” язылган чәйнекләр бүләк ителде.

Без шул рәвешле кул эшләре белән кич утыру, чиккән сөлгеләр куллану, аларны бүләк итү кебек матур гадәтләребезне кире кайтара алсак, бик әйбәт булыр иде.

Альбина Абсалямова.

Фәннур Гайсаров.

Оренбур шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*