tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөлге – татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл
Сөлге – татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл

Сөлге – татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл

Татар халкының гореф-гадәтләренә кереп калган матур йолалар барү. шундыйларның берсе – Сабантуй батырына чиккән сөлге бүләк итү. Әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем” дигән иҗади бәйге уздыру турында игълан итә

“Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем” бәйгесе
НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем” дигән иҗади бәйге уздыру турында игълан итә.

Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән чигелгән чүпләм, чуптарлы, кызыл башлы сөлгеләр… Аның өчен ир-егетләр Сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Сөлге – татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл!

Бәйге әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелә.

Бәйгенең максаты һәм бурычлары

  • Мөхәммәт Мәһдиевның“Сабан туе бизәкләре”* дигән язмасындагы күренешләрне кабат халкыбызга барлыгы белән кайтару – бәйгенең төп максаты;
  • татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
  • бизәкләрне карау, сайлап алу, төсләрне аеру, татар халкының милли төсләрен сайлаудагы үзенчәлекләрне өйрәтү;
  • сәләтле хатын-кызларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү.

Бәйгедә катнашу тәртибе

Бәйгедә Нигезләмә шартлары буенча билгеләнгән вакытка кадәр гариза (Кушымта 1) белән иҗади эшен җибәргән, Татарстан Республикасында, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп иҗат итүче хатын-кызлар катнаша ала.

Бәйгегә чигү ысулы чикләнелмәгән төрле тукымада чигелгән сөлгеләр кабул ителә.

Бәйгегә җибәрелгән иҗади эшләргә Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган Жюри бәя бирә.

Бәйгедә катнашу бушлай. Бәйгегә җибәрелгән эшләр авторларга кире кайтарылмый, әмма автор рөхсәте белән республика мәгълүмат чараларында кулланылырга мөмкин.

Бәйгене үткәрү вакыты һәм тәртибе

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2015 елның 2  мартыннан 2015  елның 16 апрелена кадәр кабул ителә.

Бәйгедә катнашучылар иҗади эшләрен тиешле гариза (Кушымта 1) һәм “Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем” бәйгесенә” дигән язу белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына җибәрә: 420060, Казан шәһәре, Ирек Мәйданы, 1. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, 309 бүлмә. (420060, г.Казань, Площадь свободы,1. Исполком Всемирного конгресса татар, 309 кабинет).

Бәйгегә җибәрелгән иң яхшы иҗади эшләр 2015 елның 15-17 маенда Бөтендөнья татар хатын-кызларының III форумында күргәзмәгә куела.

Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2015 елның 16 маенда – Бөтендөнья татар хатын-кызларының III форумында уздырыла.

Оештыру комитеты Бәйге рекламасын Татарстан Республикасы мәгълүмат чараларына, интернет порталларына бирергә хокуклы.

Жюри эше (2015 елның 16 апреленнан – 2015 елның 24 апрелена кадәр):

  • Жюри Бәйге номинантларын һәм лауреатларын билгели.

Бәйге эшләрен бәяләүгә таләпләр:

  • эшкә иҗади якын килү;
  • милли төсләрнең уңышлы сайлануы;
  • югары дәрәҗәдәге осталык, яңалык, кызыклы идеяләр һ.б.

Бәйге нәтиҗәләре

  • Бәйге нәтиҗәләре 2015 елның 27 апреленда билгеле була. Бәйгедә катнашкан иң яхшы чигелгән сөлге авторлары исемлеге Бөтендөнья татар конгрессы сайтында tatar-congress.org урнаштырыла.
  • Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар (1, 2, 3 урыннар) һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Өстәмә мәгълүмат

Оештыру комитеты: 

  • Идрисова Кадрия Рәис кызы, тел.: +7 987 291-2428;
  • e-mail: [email protected].

Бәйге турындагы мәгълүмат белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында tatar-congress.org танышырга мөмкин.

Өстәмә әдәбият

*Мөхәммәт Мәһдиевның “Сабан туе бизәкләре” язмасыннан өзек

“Сабан туена бүләк җыю”

Гармун тавышы якынлашкан саен капкалар ачыла, атлы арба артына балалар җыела, карт-коры вәкарь белән генә капка төбенә чыгып баса, кыз-кыркын йорт тирәсендә йөгерешә башлый. Ләкин арада иң дулкынланганы ата да, ана да түгел. Хәтта буй җиткән кыз да түгел. Йортта иң дулкынланган кеше – быел төшкән яшь килен. Чөнки бүләкләр эленгән колгада иң күренекле урында аның бүләге, быелга яшь килен бүләге булырга тиеш. Бит, быелгы яшь киленнең бүләге  мәйданда батыр калган кешегә биреләчәк. Әнә шулай дулкынлана-курка яшь килен егетләр кулындагы колгага кыз вакытта үзе утырып чиккән кызыл башлы ап-ак киндер сөлгесен элә. Бу – авылга яшь киленнең ил алдында беренче имтихан тапшыруы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*