tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөмбел Таишева: “Татарлар мәгариф һәм тәрбиягә таянып кына сакланып калачаклар”
Сөмбел Таишева: “Татарлар мәгариф һәм тәрбиягә таянып кына сакланып калачаклар”

Сөмбел Таишева: “Татарлар мәгариф һәм тәрбиягә таянып кына сакланып калачаклар”

МИЛЛИ СТРАТЕГИЯ КҮКТӘН ИҢМӘС, АНЫ ГЫЙЛЕМЛЕ ҺӘМ ТӘҖРИБӘЛЕ БЕЛГЕЧЛӘР ИҖАТ ИТӘ АЛА

Кереш сүз

Җәмәгатьчелек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 24 сентябрьдә киләсе 2019 елга юлламасында татар халкы үсеше стратегиясен булдыру турындагы фикерен зур кызыксыну белән кабул итте. Бөтендөнья татар конгрессы төбәкләрдәге милли оешмаларга бу стратегияне булдыру өчен кирәкле фикерләр җибәрерүне сорап мөрәҗәгать итте. Мондый фикер-тәкъдимнәрне кайбер белгечләр әйтә дә башладылар. Ләкин хәзергә Стратегияне яңарту буенча тирән һәм зур үзгәрешләр кертүче фикерләр сирәк очрый. Глобализация күтәрелгән хәзерге шартларда милли-мәдәни тормышны үзгәртә торган карашлар, яңа концепцияләр кирәк. Аерым чаралар, вак-төяк үзгәрешләр генә хәзерге шартларда милләтне яшәтү проблемасын хәл итми, рухи-мәдәни тормышны эчтән белгән, дәүләт системасын аңлаган белгечләрнең күзаллавы бик мөһим.

“Мәгариф” журналының баш мөхәррире, социология фәннәре кандидаты Сөмбел Таишева белән журналист Радик Сабиров үткәргән әңгәмәдә белем һәм тәрбия бирүнең актуаль проблемалары турында бара. Дәүләт идарәсендә һәм мәгълүмат системасында озак еллар эшләгән Сөмбел Нурислам кызы Таишева педагоглар тормышын да аңлый, дәүләт оешмалары белән җәмәгатьчлекнең хезмәттәшлек  итү юлларын да белә. Бу әңгәмәдә Сөмбел  ханым милли педагогик институт яки университет ачу,  белем бирү процессын оптималләштерү, тәрбиягә игътибар бирү мәсьәләләрен күтәрә. Система вәкиленең мәгарифкә бәйле фикерләре федераль хакимият, республика  һәм милли җәмәгатьчелек арасында уртак тел табарга ярдм итәчәк. Милләт стратегиясен булдыруда мондый карашларны да искә алу һичшиксез уңай нәтиҗәгә китерәчәк.

Римзил Вәлиев,
БТК Башкарма комитетының
“Дөнья” интернет студиясенең баш мөхәррире

 

Сөмбел Таишева:
“Татарлар мәгариф һәм тәрбиягә таянып кына сакланып калачаклар”

“Мәгариф” журналының баш мөхәррире, социология фәннәре кандидаты Сөмбел Таишева татар халкы үсеше стратегиясен төзегәндә белем һәм тәрбия бирүнең әһәмиятле булуы турында сөйли.

МИЛЛИ УНИВЕРСИТЕТ
НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?

Бу сорауга галимнәр, сәясәтчеләр, югары уку йортлары хезмәткәрләре җавап бирсеннәр. Мин исә, элеккеге пединститутның чит телләр факультетын тәмамлаган һәм мәгариф-тәрбия бирү журналларын җитәкләүче кеше буларак, әлеге мәсьәлә турында фәлсәфи фикер йөртәм. Соңгы елларда югары уку йортлары системасында, төрле реорганизация, статус үзгәрү, вузларны эреләндерү белән бәйле бик күп вакыйгалар күзәтелде. Педагогик белем бирүдә кризислы хәл чакта  өч педагогик вузны – Казан, Алабуга, Чаллы институтларын -кушып, КФУга кертү кирәк идеме икән?  Алга китү ул уку йортларында белем бирү процессы камилләшү: лекция укырга танылган профессорлар чакырыла, шул исәптән чит илләрдән дә, белем бирү инновация һәм интерактив технологияләр куллану белән үзгәрә, лабораторияләр ачыла, ә алар арасында лингвистик юнәлештәгеләре дә була һәм алар фәннең соңгы таләпләренә туры килә, укытучылар составы яңара… Ә инде ишектәге элмә-язуны үзгәртеп кенә төптән үзгәреш көтү, акылга сыймый, билгеле.

Милли педагогик институт турында сөйләсәк, ул монополия тоткан  университетның  бер кисәге генә була алмый. Минемчә, ул Татарстан хөкүмәте канаты астындагы абруйлы уку йортына әйләнергә тиеш. Аңлашыла, нигездә уку-укытуны татар телендә алып барылуы, милли гореф-гадәтләр, тарих, этнография, халыкның мәдәнияте өйрәнелүе зарур.

Мәшһүр мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинның йөз ел элек әйткән сүзләре монда бик урынлы: «Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм тарихы белән дус булсын».

МИЛЛИ МОХИТНЕ БДИ КОРЫТМАСЫН ИДЕ

Болардан тыш, милләтне саклау максатыннан әлеге уку йортында беренче урынга милли мохитне, милли рухны куяр идем.

Бу уңайдан төрле даирәләрдә озак сөйләшүләр барганда, вузның нинди булачагы турында уйланганда, татар телен үстерү һәм милләтне саклап калу стратегиясе хакында бәхәсләшкәндә, тормыш үз кануннары буенча алга бара.

Сүзем татар теленә ихтыяҗ турында. Безгә район мәктәпләренә еш барырга туры килә. Журналистлар Кукмара, Мамадыш районнарында булып кайтты. Нәрсә күрәбез соң? Ни кызганыч, татар авылларында да укыту акрынлап рус теленә күчә.

Әйе, бу нәкъ менә БДИ йогынтысы. Тугызынчы сыйныфтан ук инде әти-әни татар телен сайламый. Хәтта татар мәктәпләре арасында имтиханнан йөз балл җыючылар булу да әлеге хәлне туктата алмый. Чөнки белем дәрәҗәсе нинди телдә укытылуга бәйле булуы буенча анализ ясалмаган.

Репетиторлык күренешен   өйрәнәсе бар. Авыл мәктәпләрендә дә йөз балл җыючылар булу алардагы уку-укытуның югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Авыл укытучылары нинди генә телдә белем бирмәсен, хезмәтләренә күңелләрен сала.

Укучының тырышлыгы, укытучыларның фидакарь хезмәте, әти-әниләр ярдәме белән имтиханда яхшы күрсәткечкә ирешү мөмкинлеге бар. Әмма чыгарылыш укучыларының язмышына БДИ башка яктан да китереп бәрә. Акча кытлыгы күрмәгән әти-әни һәм аларның балалары уку йортларын Мәскәү, Санкт-Петербург, хәтта Самарада сайларга тырыша. БДИ аларга шундый мөмкинлек бирә. Яшьләрнең читкә китүе төбәктәге хезмәт хакларының түбәнлегенә, бигрәк тә авыл җирлегендә абруйлы эш урыннары юклыкка да бәйле.

Димәк, Милли институт ачылу тагын берничә елга сузылса, милли кадрлар әзерләү ихтыяҗы инде калмаска да мөмкин. Бу очракта инде яшьләрне гамәлдә булган институтларның берсендә укыту да җитә.

МӘГЪРИФӘТЧЕ ШӘХЕС БУЛЫРГА  ТИЕШ

Туган телләрне өйрәнүгә һәм укытуга бәйле  вәзгыятьтә  «Мәгариф»  журналы битләрендә, шулай ук «Магариф-уку» сайтында татар телен, татар теле укытучыларын яклауга шактый урын бирелде.  Казандагы «СолНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков белән үткәрелгән әңгәмә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Рус кешесе булса да, ул татар теленең төп яклаучысы буларак танылды.

Павел Анатольевич – асылда, татар телен яклап, киң җәмәгатьчелек алдында ачыктан-ачык чыгыш ясаган бердәнбер директор. Эш хәтта аның берничә тел белүендә  яки түрәләр белән көрәшүдәге тәҗрибәсендә дә түгел. Ул – киң, глобаль масштабта фикерли торган кеше.

Әйе, Финляндиядә танылу алган укытучы буларак, аңа белем һәм тәрбия бирүдә ирекле шәхес үсешенә юнәлтелгән фин системасы якын. Аларның моделе кайбер Мәскәү мәктәпләрендә дә кулланыла бит. Вакыт-вакыт федераль басмаларда андагы алдынгы методикалар турында язмалар да чыга. Җитәкчеләре язганча, андый уку йортларында балаларга аң-белем интерактив элементлар, уеннар аша бирелә, балалар мәктәпкә бәйрәмгә барган кебек йөри икән.

ЯТЛАУМЫ, ӘЛЛӘ ТАЛАНТЛАР АЧУ, ШӘХЕС ҮСТЕРҮМЕ?

Бүгенге мәктәп укучысы икенче сыйныфның беренче айларыннан ук тестлар яза башлый. Унберенче сыйныф укучылары уку елының беренче айларында ук сигез-тугыз сынау имтиханы «тапшыру» белән мәшгуль.

Мин, әлбәттә, БДИны тулысынча тәнкыйтьләмим, чөнки аның бер, ләкин мөһим өстенлеге бар: БДИ талантлы, максатчан яшь буынга илнең иң яхшы югары уку йортларына керү мөмкинлеге бирә. Ә зур шәһәрләр, югары интеллектка ия компьютер сыман, иң акыллы, булган егет һәм кызларны үзенә тарта. Ләкин…

Миңа калса, бүгенге мәктәп, уку-укыту программасының күләмле һәм тыгыз булуын истә тоткан хәлдә, талант үсешенә, даһилыкны ачуга шартлар тудыра алмый. Мондый шартларда Ломоносовлар, Эйнштейннар чыгуы, я, булмаса, рәсем дәресләрендә Пикассо талантлары ачыла алуы бик шикле.

Биредә ике фактор зур роль уйный – ятлау һәм талант. Ике бала әнисе буларак шуны әйтә алам: безнең белем бирү процессында балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә мөмкинлекләр аз кала. Балалары белән Мәскәү яки Санкт-Петербургка күченеп киткән гаиләләр дә безнең мәктәпләрне әнә шул нисбәттән тәнкыйтьлиләр. Аларда төп материалны «сүтеп-җыю» дәресләрдә башкарыла да, мәктәптән соң балалар төрле спорт секцияләренә, түгәрәкләргә йөри, иҗади үсешкә тартыла.

МИЛЛИ МӘГАРИФТӘ ДӘ ЗАМАНЧА ЫСУЛЛАР КИРӘК

Бездәге кайбер өй эшләре үземне дә шактый борчуга сала. Сигез яшьлек бала ничек итеп мөстәкыйль рәвештә милли бәйрәм фотоларын табарга тиеш тә, иншаларда милли костюм элементларын сурәтләргә тиеш? Ә бит күпкә катлаулырак биремнәр дә була, шуннан соң өй эшләрен күбрәк әти-әниләр эшләмиме икән дигән сорау туа. Дусларыма кичен шалтыратсам, алар төнге ун-унбердә әле я рәсем ясый, я әйләнә-тирә дөнья буенча эш дәфтәренә фотография ябыштырып утыра…

Педагогика үзе дә соңгы елларда бик нык үзгәрде. Әгәр дә элек педагог дәресләрдән соң укучының үз-үзен тотышы турында шәхсән сөйләшергә, бергә-бер авыр теманы аңлатырга вакыт тапса, бүген инде андый хәлне күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Ата-ана да, беренче сыйныфлардан диярлек, репетиторлар ялларга мәҗбүр. Утыз-кырык бала укыган сыйныфта укытучы укучы белән шәхси аралашу булдырырга вакыт та, мөмкинлек тә таба алмый. Иң җиңеле: тәртип өчен «икеле» кую һәм укуга кызыксынуны бетерү. Туган телне өйрәнгәндә дә бу кыенлык туа. Быел бу хакта август киңәшмәсендә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге дә белдерде.

АТА-АНАЛАРНЫ БАССЕЙНЛЫ ЯҢА МӘКТӘПЛӘР КЫЗЫКТЫРА…

Соңгы арада мәркәзебездә яңа мәктәпләр ачылу тантанасында катнашырга туры килде. Болар – заманча итеп эшләнгән һәм уку-укыту өчен бөтен уңай шартлар тудырылган мәгариф оешмалары: уку бүлмәләре иркен, якты, киң китапханә, спорт залы һәм бассейн – һәммәсе дә бар. Әти-әниләр балаларын барлык уңайлыклары булган белем йортына бирергә тели. Аларның күбесе шәһәребезнең яңа районнарында төзелгән. Шәһәр үзәгедәге мәктәпләр, нигездә, тарихи биналарда урнашкан һәм шунда урын җитмәгәч, үзләренең хәтта спорт залы да юк, бассейн турында әйтеп тә тормыйм.

Татар мәктәпләрендә матди шартлар уңай булган очраклар бик сирәк.

Гәрчә заманында бу мәктәпләрдә танылган галимнәр, рәссамнәр, артистлар, әдәбият белгечләре укып чыкса да, бу уку йортларына игътибар җитми.

АЗ  КЕРЕМЛЕ ГАИЛӘ  БАЛАЛАРЫНА  ИГЪТИБАР ҖИТӘРЛЕКМЕ?

Түләүсез түгәрәкләр – безнең укыту һәм тәрбия бирү системасында тагын бер җитди проблема. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә педагоглар дәрестән тыш чаралар уздырган өчен өстәмә хезмәт хакы ала. Безнең андый мөмкинлек юк диярлек, чөнки финанс мәсьәләсе чикләнгән, шуңа да хәзер күп мәктәпләрдә түгәрәкләр түләүле. Аларга баласын йөртергә, хәтта ул талантлы булса да, бөтен гаиләнең хәленнән килми.

Тормыш шуны күрсәтә: фәнни ачышлар, әдәби шедеврлар башында, еш кына “гади” гаиләдә туып үскән кеше тора. Шуңа күрә урта хәлле яки очны-очка ялган яшәүче гаиләдә тәрбияләнүче балалар турында да онытмау, аларга да талантларын үстерергә мәйдан булдыру файдалы булыр иде.

Татар зыялылары дистәләгән ел дәвамында Казандагы шахмат мәктәбе артындагы буш урында заманча итеп төзелгән полилингваль мәктәп ачу, анда татар теле укытылу яки Милли китапханә булдыру турында да хыялланды.

Хөкүмәт белемгә, аның дәрәҗәсенә өстенлек бирсен, сату-алуны гына алгы планга чыгармасын иде..

ТУГАН БЕЛ БЕЛӘН БЕРРӘТТӘН ЧИТ ТЕЛЛӘРНЕ ДӘ БЕЛҮ ФАЙДАЛЫ

Ә инде киләчәккә карасак, шуны аңларга кирәк: глобальләшү шартларында милләтне саклап калу өчен туган телне өйрәнү генә аз. Бүген татар теленең партнеры кытай, инглиз, гарәп яки испан теле булырга тиеш, күпләр нәкъ менә шушы телләрдә аралаша. Әлбәттә, зыялыларыбыз да үрнәк күрсәтсен иде. Сер түгел, тимер пәрдәләр ачылгач, эре сәнәгать җитәкчеләре һәм түрәләренең балалары гына түгел, ә татар зыялыларының да ул-кызлары укырга чит ил вузларына китү ягын чамалый башлады бит.

Милли педагогик институт элеккеге пединститутның күчермәсен торгызуга гына кайтып калмасын иде. Милли мәнфәгатьне шәхси теләктән өстен куйсак иде.

Дөньяга чыгу, илләр күрү дә мөһим. Әйтик, япон язучысы Харуки Мураками  Бөекбританиядә яши, Америкада лекцияләр укый, шунда Принстон унверситеты адъюнкт-профессоры дәрәҗәсе ала! Я әйтегез әле, безнең кайсы татар язучысының яки профессорының шула й сәяхәт итәргә мөмкинлеге бар? Я булмаса, югары мөнбәргә басып, ил күләмендә барган хәрби вакыйгаларга карата кайсысы үз мөнәсәбәтен белдерә ала? Авыл хезмәтчәннәре һәм алдынгы төзелешләр турындагы романнар чоры үтте. Хәзер миллилек – гомумкешелек проблемалары борчый. Заман укучысы – яшьләрне әнә шулар кызыксындыра.

 ТӘРҖЕМӘ ЭШЕН ҖАЙГА САКЛАУ- СТРАТЕГИК МАКСАТ

Милли институт яки университетның мөһим эшчәнлеге буларак тәрҗемә факультеты була алыр иде. Тәрҗемәче кадрларны файдалану тәртибе дә кирәк. Әлеге функцияне җайга салу өчен тәрҗемәләр буенча Агентлык оештырылсын иде. Заказлар хөкүмәттән керергә, ә әсәрләрне компетентлы һәм бәйсез жюри сайлап алырга тиеш.

Югыйсә, хакимият тирәсенә якын булган язучылар гына үз әсәрләрен тәкъдим итәчәк, нәтиҗәдә бу идея тиз арада юкка чыгачак.

Бүген ике-өч телдә катлаулы текстлар  белән камил эшләүче, тәрҗемәчеләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый. Рус, татар һәм тагын бер чит телне камил белгән тәрҗемәчеләр бармак белән генә санарлык. Тәрҗемәче хезмәте акыл киеренкелеге таләп итә, тел сүнмәсен өчен аңа эш даирәсен дә булдыру мөһим. Татар теле методикасын никадәр сүксәләр дә (сүз уңаеннан, мәктәпләрдә чит телләрне өйрәнү методикасы да камиллектән бик ерак әле), тел мохите һәм мотивациянең булмавы – төп проблема булып кала бирә. Үз телебездә чыгыш ясаучы билгеле җитәкчеләр, абруйлы шәхесләр  күбрәк булса, телнең дәрәҗәсе бермә-бер артачак.

Бу әңгәмәнең тулы текстын “Идел”
журналы интренет сайтыда укырга мөмкин. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*