tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөмбелә бәйрәме
Сөмбелә бәйрәме

Сөмбелә бәйрәме

Ульяновск өлкәсенең татар  мәдәният үзәгендә   бик борынгы төрки халыклардан  сакланып  калган  Сөмбелә бәйрәме уздырылды. Татар мифологиясенә һәм йола иҗатына күз салсак, әлеге бәйрәм гадәттә, басу-кырларда уңыш җыеп алынып, көзге эшләр тәмамлангач үтә торган була.  Шуңа күрә дә халыкта “Сөмбелә туса – су суыныр”, “Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал” кебек әйтемнәр барлыкка килгән.

“Сөмеблә” борынгы елларда  авылларда уза торган булса, мәдәният үзәге хезмәткәрләре быел аны махсус, шәһәрдә яшәүче сабыйлар өчен оештырганнар.

Соңгы вакытта өлкәнең татар мәдәният үзәге халкыбызның онытыла башлаган, яисә бөтенләй дә онытылган йолаларын кабат кайтару, аларны яшь буынга җиткерү буенча шактый гына саллы эшләр башкарып килә. Һәртөрле түгәрәк өстәлләр, татар авылларындагы клуб  мөдирләре һәм китапханәчеләре  белән  мастер класслар, методик семинарлар уздыру да үз нәтиҗәләрне бирә.  Авылларда йола бәйрәмнәре, фольклор кичәләре үткәрелә. Ә бүгенге “Сөмбелә” бәйрәменә килгәндә,  ул быел махсус, балалар һәм аларның ата-аналары өчен әзерләнгән иде.

Бу көнне мәдәният үзәгенең  кече залы   көзге ярминкә мәйданын хәтерләтә иде. Өстәлләрдә нинди генә җиләк-җимеш һәм яшелчә  юк!  Монда гади бәрәңгедән алып, безнең якларда сирәк була торган виноград тәлгәшләре дә, абрикос  компоты да,   маринадланган һәм тозланган гөмбәләргә чаклы  бар.

Сөмбеләдә  һәр елны  актив катнашучы, тырыш умартачы Азат  Әлмәтов быелгы   бәйрәмнән дә читтә калмаган-күргәзмәгә  балаларны сыйлар өчен яңа аерган балын алып килгән.

“Тырыш кеше ташка кадак кагар дигәндәй, уңган  кеше ташта да чәчәк үстерә. Кура  җиләкләрне күргәзмәгә Ульяновск шәһәреннән Клара Фәсхетдинова китергән.

Урамда октябрьнең уртасы булса да, Клара апа белән Фарук абый бакчасында әле һаманда кура җиләге мул уңыш бирә.

Сәхнәдәге уен-тамашаларда кечкенә балаларның күпләп катнашуын да бәйрәмне  оештыручыларның тагын  бер отышлы ягы дип әйтергә кирәк. Алар җыр-биюләрдә генә түгел, ә бәйрәм уеннарында, һәртөрле бәйгеләрдә дә чыгыш  ясады. Монда төп максат- шәһәр балаларын татар телендә аралашуга тарту  һәм табигатьтә үскән яшелчәләрнең атамаларын истә калдыру.

Көзге бакча  эшләренең бер мизгелен чагылдырган   “Шалкан” әкияте күренеше дә бәйрәмнең бер бизәлеше иде.

Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*