tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Соңгы юлга озату
Соңгы юлга озату

Соңгы юлга озату

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе, РФның  Мәдәният массакүләм мәгълүмат коммуникацияләр өлкәсе үсешенә керткән хезмәте өчен күкрәк билгесе, Губернаторның Мактау кәгазе, Төмән өлкә милләтләр комитетының Рәхмәт хатлары, Тубыл шәһәре башлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән Сәфиулла Фәйзулла улы Ильясов 3 сентябрьдә 56 нчы яшендә вафат булды.

Мәрхүм белән хушлашырга шәһәр башлыгы Владимир Мазур, шәһәр дума рәисе Николай  Зольников, шәһәр мәдәният һәм туризм комитеты рәисе В.А.Федоренко, шәһәр милли мәдәни автономия рәисе  С.З.Хисматуллин, Тубыл район милли мәдәни автономия рәисе  А.Б.Апсатаров, өлкә милләтләр комитеты рәисенең баш белгече Р.М.Насыйбуллин, ДУМАЧРның  өлкә казыят идарәсе рәисе И.К.Рафиков һәм шәһәрдә яшәүче бик күп кешеләр, коллегалары, якын туганнары, дуслары җыелды.

Шәһәр башлыгы Владимир Мазур хушлашу сүзендә: “Сәфиулла Фәйзуллович җитәкчелегендә себер татар мәдәният үзәгендә төрле юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылды. Җыр, бию ансамбльләренең үсешен күрдек, яшьләр өчен  мәдәни чаралар үткәрелеп барды. Ул татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклаучы, үстерүче, пропагандалаучы кеше иде. Милләтенең, иленең патриоты булды”, – дип сөйләде. Күп еллар үзәктә җитәкчелек вазифасын башкарган  Сәфиулла Ильясов турында да, үзәкнең музеенда мәгълүмат булдырырга кирәклеген әйтеп узды  шәһәр башлыгы.

Шәһәр Дума рәисе Николай Зольников: ”Кешеләр күңелендә тирән эз калдырган шәхес турында күп җылы сүзләр әйтергә була. Ул бөтен көчен кызганмаган, зур эшләр башкарган сәләтле  җитәкче иде. Бүген мәдәният үзәге бинасын хан сарайлары белән чагыштырып була. Аның иҗат эшчәнлегендәге уңышлары да исәпсез. Яшьләргә толерантлы, тәрбияви яктан үрнәк бирә алган мәдәни чаралар үзәкнең  дөрес юнәлештә эшләгәнен дәлилләп килде. Гаиләсенең, якташларының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз ”,- диде ул.

Рифхат Насыйбуллин  өлкә милләтләр комитеты рәисе Евгений Воробьев исеменнән якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. Ул: ”Сәфиулла Фәйзуллович мәдәният үзәге өчен янып-көеп яшәде, бөтен җанын биреп эшләде. Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәге төрле юнәлешне алып барган, уңышларга ирешкән, традицияләрне саклаучы уникаль үзәк. Тубыл шәһәрендә себер татар мәдәният үзәген саклап, бу юнәлешнең дәвамы уңышлы  булачагына ышанасы килә,” – дип чыгышын дәвам итте.

Тубыл мәчете имамы Ибраһим  Сухов: ”Күп еллар себер татар мәдәният үзәге шәһәр мәчете белән тыгыз элемтәдә эшләде. Уртаклашып  дини бәйрәмнәрне үткәрдек. Рамазан, Корбан бәйрәменә багышланган чаралар себер татар мәдәният үзәгендә дә оештырылды. Телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклаган чаралар традициягә әверелде”. Бу изге эшләрне башкарган  җитәкче рухына багышлап, урының  оҗмахта булсын дип, ул  дога кылды.

23 ел себер татар мәдәният үзәгендә җитәкче вазифасын башкарган   Сәфиулла Ильясовны соңгы юлга озату уңаеннан  хакыйкый сүзләр әйтелде. Соңгы елларны мәдәният үзәгендә эшләү җиңел булмаса да,  тырышлыгы, үҗәтлеге белән генә, ул үзенең эшен башкарды. Шәһәрдә узган милли бәйрәмнәр, балалар өчен оештырылган бәйге-фестивальләр, яшьләр һәм өлкәннәр катнашында үткән бәйрәмнәрнең сыйфатлары һәрвакыт югары дәрәҗәдә үткәрелде. С.Ф.Ильясовның  өлкә һәм шәһәрнең татар мәдәнияте үсешенә керткән фидакарь хезмәте, нәтиҗәле эшчәнлеге күпчелек коллегалары өчен озак еллар дәвамында үрнәк булып килде. Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килми. Аңа 16 нчы сентябрьдә нибары 56 яшь тулган булыр иде. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын, аның турында әйтелгән җылы сүзләр, рухына багышлап кылган догаларны Аллаһы кабул итсен.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*