tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сосновкада Сабан туй гөр итте
Сосновкада Сабан туй гөр итте

Сосновкада Сабан туй гөр итте

16 июль көнне Сосновка шәһәрендә Киров өлкәсе Сабан туе үтте. Өлкә күләмендә зурдан кубып бездә Сабан туйлары инде өченче тапкыр  уздырыла һәм бу Киров өлкәсе хөкүмәте милли сәясәтенең матур бер чагылышы.

сосн сабантуй веснин 1Бәйрәмгә Киров өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары, эчке һәм мәгълүмәти сәясәт министры Борис Веснин җитәкчелегендә делегация килгән иде. Аларны Сосновка шәһәр башлыгы Наил Сәитов каршы алды. Өлкә кунакларына Вятка Аланы районы һәм шәһәре, Малмыж, Уржум, Нолински, Көлмез яклары җитәкчеләре, өлкә мөселманнар оешмасы рәисе Зөфәр хәзрәт, Вятка Аланы районы мөхтәсибе Нәзир хәзрәт кушылдылар.  Бәйрәмне башлап җибәргәндә сүз беренче булып Зөфәр хәзрәткә бирелде.

Киров өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары, эчке һәм мәгълүмәти сәясәт министры Борис Веснин тәбрикләү сүзендә Сабан туен өлкә җирлегендә төрле милләт халыкларының үзара тату һәм дус яшәү билгесе дип атады. Халыклар дуслыгы ул һәм өлкәбезенең, һәм илебезнең алга таба яшәеше һәм үсеше өчен мөһим шарт диде.

Бәйрәмгә килгән күрше районнар буш кул белән түгел иде. Алар үзләрендә булган һөнәрчелекне утар-утар булып утырып күрсәтсә, урам сәхнәсендә үзешчәннәр концерты белән халык күңелен күрделәр. Малмыжлылар алып килгән Левашов ипиләренә монда көндәшләр юк иде. Уржумлылар агачтан ясаган мунча кирәк-ярагы белән кеше күңелен биләде. Кызыл Алан бистәсендә киҗе-мамык җептән эш перчаткалары бәйлиләр, бәйрәм уңаеннан очсыз бәя куеп, сату оештырдылар. Сосновка осталары эшли торган кисмәк-мунча да шактый кызыксыну уятты. Алты метр озынлыктагы яткырылган кисмәк рәвешендәге мунча өч өлештән тора, чабыну бүлмәсенә хәтле бар, миче дә куелган. 300 мең сумга төшә, китереп, урнаштырып бирәләр икән.

сосн сабан 6 биючеләр“Вятка утарлары” дип аталган әлеге осталар аллеясында Вятка Аланы районы Шөн ягы, Иске Пенәгәр, Ямул авыллары үзешчәннәре татар авыллары тормышын бар яктан ачып салырга тырышкан, мари, удмуртлар да калышмаганнар. Ямуллылар хәтта сепаратор белән сөт аертып утыра иде. Моны күреп, бу районның май заводымы әллә дип, кеше  шаярышып та алды.  Вятка Аланы ”Этномир” милли-мәдәни үзәк, гадәттәгечә, үзенең милли коллективлары белән йөзен күрсәтте, кунакларны гөбәдия белән сыйладылар.

Утарлар аллеясы дәвамы булып “Остакуллар аллеясы” тора иде. Кул эше осталары тәкъдим иткән әйберләрдән күзләр камашты. Шунда ук остаханәләр дә эшли. Бер төркем кеше газета битеннән төргән нечкә көпшәләрдән төрле нәрсәләр үрү белән кызыксынса, икенче төркем камыш яфрагыннан ат, парлы курчак кебекләрне ясауны кызыксынып карап тордылар. Сосновка Сабан туенда мәйданга бару юлында төп урынны сатучыларга түгел, ә оста куллы кешеләргә бирү күңелгә хуш килде. Нәтиҗәдә без иҗади эзләнүчән, куллары тик тора белми торган, күңел байлыгы гаҗәеп булган шәхесләр һәм аларның искитмәле эшләре белән таныштык, теләгән кеше шундук останың үзеннән үк эш асылына төшенә ала иде.

Сату өчен дә җир җитәрлек булды, ачык утта кыздырган ит дисеңме, пылау – кесәдәге акча җитәрлек бәядән мул иде. Мәйдан шәһәр уртасында булганлыктан якын-тирәдәге кибетләр дә бу көнне шактый гына сату итте.

сосн сабан 4 капчыкСосновкалыларның Сабан туен шәһәр уртасында ясавы шактый отышлы адым булып чыкты. “Судостроитель” мәдәният йорты каршында бер сәхнә, стадионда тагын бер сәхнә – халык концертларны кайда тели – шунда карады. Ыгы-зыгы юк, иркен. Уеннар өчен дә урын табылды, көрәш өчен дә келәм җәелде. Мәйданга көне буена барлыгы 9 мең кеше килеп киткән диделәр, әмма туй учаклары берничә җирдә дөрләгәнлектән этеп-төртеп, тынкышып тору булмады.

Аерым урынны Татарстан Республикасы делегациясе алып торды. Республика юстиция министры Лариса Глухова җитәкчелегендә Татарстан делегациясе танылган җырчылар, сәнгать эшлеклеләре һәм оста биючеләр белән бәйрәмгә кабатланмас затлылык өстәде. Мәйдан уртасына чыгып Сабан туен тантаналы рәвештә ачып җибәргән Биектау районы үзешчән сәнгать артистлары саны бихисап – йөздән артык иде! Ә аларның гәүдә тотышлары, баш борышлары – үзешчәннәр генә димәссең! Сәхнәдә исә мәйдан күрке булып Татарстан Республикасы халык артистлары Рабига Сибгатуллина һәм Лилия Муллагалиева җырладылар.

сосн сабан 2 көрәш мизгелләреКул көрәше, гер күтәрү – ир-егетләр белән рәттән кыз-хатыннар да көч сынашса, татарча көрәш әзмәвердәй ирләрне җыйды. Көрәш хәзер теләсә кем кереп билеңә сөлге сала торган уен эш тугел, ә профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә торган спорт төре. Балалар көч сынашуы бетәр алдыннан мәйдан әйләнәсе янына нык бәдәнле егетләр җыела башлагач, шактый кызу көндәшлек булачагы ачыкланды. Менә бер-бер артлы бил алышу китте, берсе дә тиз генә бирелергә теләмәде. Түбән Шөннән Рөстәм Нургалиев үз авырлыгында өченче урынга чыкты, Вятка Аланыннан Раил Сәләхетдинов икенчедә. Калган көрәшчеләр Татарстанныкылар. Абсолют батыр исемен Биектаудан килгән Радик Фәйзуллин алды. Киров өлкәсе татарча көрәш берлеге президенты Расим Хафизов җитәкчелегендәге судьялар командасы гадел хөкем иттеләр.

сосн сабан сепараторСоңгы вакытта Сабан туйларында аерым бер матур булган бәйге бар – озын чәчле матур затларны барлыйлар. Бу яктан Сосновка мәйданы күрке дип Илһам белән Екатерина Нургалиевлар гаиләсендә үсә торган ике матур кызны атарга була. 7 яшьлек кызлары Злата чәче 53 см булып, ул үз яшьтәшләре арасында беренче булса, 9 яшьлек Ландышның толымы 93 см тәшкил итә һәм аннан уздыручы булмады. Әтиләре Илһам, әлбәттә, үз чибәрләре белән горурлана. Фотога төшерергә рөхсәт сорагач, ул тиз генә кызының чәчләрен матурлады, без исә бу балаларга әти-әни тигезлегендә үсәргә дигән теләктә калыйк.

Сабантуй оештыруга килгәндә, аның башы шәһәр администрациясе җитәкчесе Наил Сәитов кабинетында башланды. Иң беренче чиратта шәһәрне чүптән арындыру, мөмкинлектән чыгып төзекләндерү кирәк иде. Моның өчен берничә тапкыр өмәләр оештырылды. Сөлге җыюга да үтә җаваплы карадылар.

-Иң беренче чиратта сиксән яшьләрен тутырган аксакалларыбызга рәхмәтлебез, – диде төп оештыручылардан булган Сосновка “Ак калфак” оешмасын җитәкләүче Әлфия Сабирова. – Гаян ага Фәләхиев белән Габделфәт ага Сәитов, Габделфәт ага шәһәр башлыгы Наил әфәнденең әтисе, өч атна безнең белән сөлге җыюга чыктылар. Эльвира Хисматуллина белән Линура Хаматдиновалар иң беренче ярдәмчеләрем. Матди яктан булышкан бар кешегә дә зур рәхмәт, Сабан туен бер генә кеше ясый алмый, бу күмәк бәйрәм. Аерым рәхмәт Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына.

Сабантуй тантанасы кичке уен белән тәмамланды. Төнгә хәтле барган татар дискотекасын күңелләрне җилкетерлек итеп  Ямул чыгышлы Илмир Гәрәев алып барды. Сосновка Сабан туе тәмам, әмма алып баручы Артур Зәкиев әйтмешли, ул бетте дигән сүз түгел, татар халкы бәйрәме җәй буе бара – 23 июль көнне Урта Шөндә сезне көтәләр.

Шәмсия Хәлимова, Сосновка

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*