tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Спартакиада узды
Спартакиада узды

Спартакиада узды

Ульяновскида  милли оешмалар һәм автономияләр арасында “Бердәмлек” дип аталган шәһәр спартакиадасы тәмамланды. Алдагы елларда анда берничә оешма катнашкан булса, быел аларның саны дистәдән артып китте. Шунысы игътибарга лаек, әлеге спорт бәйгесендә өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясенең җыелма командасы өченче ел рәттән беренчелекне ала.

“Борынгы Идел буенда ерак гасырлардан бирле төрле милләтләр бердәмлектә яшәгән. Аларның хәтта уеннары да охшаш һәм гади.Аларны оештырыр өчен зур чыгымнар да кирәкми. Иң мөһиме бу уеннарда балалар бик теләп катнаша”, ди Ульяновск өлкәсенең олимпия уеннарына кермәгән милли спорт төрләре буенча Ассоциация презеденты Руслан Гәйнетдинов.

Соңгы мәгълүматлар буенча,Ульяновск өлкәсендә 111 милләт вәкиле гомер итә. Җирле юстиция идарәсендә берничә дистәдән артык милли оешма теркәлгән. Халыклар дуслыгы йортында әйтүләренә караганда,аларның саны ел саен арта бара.Быелгы бәйгедә 16 милли оешма үз командасын куйган.

Илле елдан артык гомерен спортка багышлаган югары категорияле тренер, спорт мастеры Касыйм ага Гыйләҗетдинов узган еллар эчендә 34 спорт мастеры әзерләп чыгарган фидакарь затларның берсе. Ул бүген чын мәгънәсендә үз укучылары белән горурлана ала.

Өченче тапкыр уздырылучы әлеге спартакиадада һәр халыкның да нинди дә булса бер спорт төре буенча бәйге уза. Катнашучы командалар русның лаптасында, әзербәҗанның нардасында, татарның көрәшендә һәм башка ярышларда үз көчен сынап карый. Төгәлрәге бүгенге бәйгегә төрле милләтләрнең 8 төрдәге ярыш-уены программага кертелгән. Рифгат Хәсәнҗанов татар командасы өчен ярышырга Нурлаттан кадәр килгән. “Татар автономиясе өчен нарда уенында ярышырга икенче ел киләм. Миңа ошый, яхшы оештырлган”, ди “Бердәмлек” спартакиадасында  катнашучы Рифгать Хәсәнҗанов.

Өлкәнең татар автономиясе устав буенча мәдәният һәм мәгариф мәсьәләләре белән генә шөгылләнергә тиеш булса да, ел дәвамында ул яшьләрне спортка тарту буенча зур эш алып бара. Һәр төрле ярыш-турнирларда татар командасы һәрчак беренчелектә була.

Дүрт сәгатьтән артык барган  спартакиадага  нәтиҗәләр ясаганда Сембер татар автономиясе җитәкчелегенә   кубок һәм бүләкләрне алыр өчен сәхнәгә берничә тапкыр күтәрелергә туры килде. Гомуми нәтиҗәләр ясаганнан соң, командалар арасында да татар автономиясе беренчелеккә чыкты. Аңа спартакиаданың Баш кубогы һәм спорт инвентаре алыр өчен сертификат тапшырылды. Иртәгәдән команда август аенда Ульяновскида узачак  Бөтенроссия милли спорт уеннары фестиваленә әзерләнә башлачак.

 

Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсеннән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*