tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стәрлетамакта фәнни-гамәли конференциясе  үтә
Стәрлетамакта фәнни-гамәли конференциясе  үтә

Стәрлетамакта фәнни-гамәли конференциясе  үтә

Башкорт дәүләт университетының  Стәрлетамак бүлегендә татар һәм чуаш кафедрасы оештыруында “XXI гасырда төрки филология, проблемалар һәм перспективалар” исемле III нче Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе  үтә.

Көн тәртибендә Татарстан, Чувашстан хәм Башкортстан галимнәре докладлары, пленар һәм секцион утырышлар көтә. Татарстан фәннәр академиясеннән Марсель Ибраһимов “Әдәбиятта миллилек”, Фоат Галимуллин “Татар-кыргыз әдәби бәйләнеше”, Чувашстаннан Анна Егорова “ФГОС таләпләрен мәктәптә куллану”, Башкорстаннан Илсур Мансуров” Татар һәм чуаш кафедрасының үсеш юллары” кебек докладлар белән чыгыш ясадылар.

Татар һәм чуаш кафедрасы студентлары көче белән кечкенә мәдәни программа дә әзерләнгән.

Рузил Имамов,
Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*