tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стратегия һәм тактика. Татарда кайсысы бар?
Стратегия һәм тактика. Татарда кайсысы бар?

Стратегия һәм тактика. Татарда кайсысы бар?

Шундый көнгә төштек, мин яшәгән шәһәрдә татарча газета-журналлар сатып алып була торган бердәнбер урын калды. Ул да булса Үзәк хаста­ханә системасының хирургия бүле­генә керү юлындагы вестибюль(!). Монысы бер күңелсез хакыйкать булса, икенчесе – шул “нокта”дагы киштәләрдә бәндәне уйландырмый, ә бары күңелен ачтыра, ял иттерә торган кечкенә форматлы газеталарның күплеге.

“Гайбәтче”дән башлап, “Себерке”гә чаклы барысы 15ләп шундый газета санап чыктым. Һәрберсе 3-4 данәдә. “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан” кебек җитди басмалар, ятим балалар кебек, ни өчендер бераз читтәрәк һәм азрак санда. Кыскасы, халыкның күп­челеге ни-нәрсә укыганы шушы “нокта” мисалында шактый ачык күренә.

Әлеге фактның бераз төбенәрәк тө­шәсе килә. Телебезне, халкыбызны файдаланып кемнәрдер кесә калынайта. Кай­берәүләр әйтер: калынайтсын, сорау (спрос) булганда тәкъдим итүче табыла ул, дияр һәм, бәлки, күпмедер хаклы да булыр. Тик андый матбугат тудыручылар милләткә зыянга эшләүләрен – гавамне затсызландыру, начар зәвыкка өйрәтү­ләрен аңлый микән? Юләр түгелләр, аң­лыйлардыр. Әмма алар обывательнең акыллы язмаларын укып баш катырганчы, җиңелне – кем­неңдер урын-җир, тү­шәк пычрагы, шуның ише белән туенырга яратуын яхшы белгән хәлдә, шул гөнаһлы ихтыяҗны эксплуатацияли. Халыкны ил-көн проблемаларыннан читләштерә, мил­ләтнең иртә­гесенә төкертеп, килә­чәген шик астына куеп акча эшли.

Киләчәккә карамыйча, иртәгә өчен ишәк кайгырсын, дип ваемсызлар гына яши. Андый яшәеш “сары” мәгълүматны ишәйткән затларга, андагы чүп-чарны йотып барган катлауга гына кагылса икән. Ул милләтнең аңлырак өлешенә дә күп­медер хас сыйфат түгелме? Татар, яхшы шахматчы кебек, берничә йөреш алдан күрәсе урында, күп вакыт су керә башлагач кына йөзеп китә. Үсеш стратегиясенә дә без телебез ихтыярига калгач, доку-ментның мөһимлеге хакында Президент әйткәч кенә алынмадыкмы? Аңарчы ни карадык?

Татар яхшы тактик, әмма начар стратег. Сәбәбе дә ачык: биш йөз елга якын сузылган басым, башка халык кулында яшәү аны даими җайлашып торырга өйрәткән. Яраклаша белү дә күпмедер кирәктер. Теләсә нинди шартларга җай­лаша, күнә белгәндә генә исән каласың. Тик гомер буе тактика белән генә яшәү, киләчәкне күзалламау, алдагы елларга бурычлар куймау, аларны үтәү өстендә эшләмәү – ул заманнан, аның таләплә­реннән һәрчак берничә адымга артка калып бару бит. Киләчәкне планлаштыр­мауның бетүгә юл икәненә без соң төшендек. Төшендек һәм соң булса да уң булсын бу гамәлебез, диясе килә. Ә тактика – максатка илтүче көн­дәлек эшләр, анысы нәкъ менә стратегия нигезендә алып барылырга тиеш. Бу – кагыйдә. Бит стратегия шуның өчен дә стратегия, шуның өчен дә языла: һәр җаваплы очракта, һәр хәлиткеч адым алдыннан без шул документка багарга тиеш. Стратегия безне бүгенге көн белән яшәүдән, хәзерге катлаулы заманда алга капшанып барудан, абыну-егылулардан, тактик хаталардан, очраклы адымнардан аралап торачак маяк булсын иде. Ни генә димә, стратегия җиренә җиткерелеп, аны милләтнең билгеле бер өлеше – актив өлешенең аңына сеңдерә алабыз икән, бу татар тарихында иң олы ка­за­нышларның берсе булачак.

Һәм биредә мәгълүмат чараларының роле ифрат та зур. Мәгълүмат кырының, газетамы ул, радио-телевидениеме, интернетмы – халыкка йогынтысы абсолют. Юкка гына: “Мәгълүмат чаралары кем кулында – дөреслекне шул билгели”, – ди­миләр. Бу формула дөреслек булмаганда да эшли. Безгә исә чын дө­реслекне халыкка җиткереп тору ләзем. Республика мәгъ­лүмат чараларында милли үзаңга йогынтылы язмаларны, тапшыруларны – тарихи, әдәби, милли-ана­ли­тик, сәяси контентны ныклап арттырасы иде. Мәгълүмат аша татарда нык­лы үзаң тудыру Үсеш стратегиясенең төп юнә­лешләреннән берсе булыр дип ышанасы килә…

Алда искәртелгән басмаларны закон буенча тыеп булмый. Әмма алар­ның хуҗаларын оялтудан, зыянлы эш белән шөгыльләнгәннәрен даими ис­кәртеп торудан татар зыялысын, җитди газета-журналларыбызны кем тыя? Хаки­мияткә каршы сүз сөйләсәләр, аларны инде күптән ябарлар иде. Милләт мәнфә­гатенә каршы – ярый, сүз әйтмиләр. Яхшы бит: укучы уйланмый, гайбәтне йотып куя да властька дәгъвасыз гына яши бирә. Андыйлар үсеш стратегиясе турында да йә бөтенләй белми яки, белеп тә, һушы китми. Алар бүксә кайгысы – җыя алган чак­лы мал җыю һәм күңел ачу уе белән яши. Татарга андый “икмәк” һәм ”тама­ша”дан читләшәсе иде.

vatantat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*