tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспертлар фикере: Стратегия проекты 80 процентка әзер, эшне дәвам итәргә кирәк
Экспертлар фикере: Стратегия проекты 80 процентка әзер, эшне дәвам итәргә кирәк

Экспертлар фикере: Стратегия проекты 80 процентка әзер, эшне дәвам итәргә кирәк

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татар халкының үсеш стратегиясе проекты буенча кабат фикер алышулар булды. Бу эшче төркем һәм экспертлар катнашында,  соңгы бер атна эчендә өченче очрашу. Утырыш Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә узды.

Исегезгә төшерәбез, 23 нче майдан башлап экспертлар проектны җентекләп өйрәнде. Алар татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш шәхесләр: Дамир Исхаков, Римзил Вәлиев, Руслан Айсин, Рафыйк Мөхәммәтшин, Фәрит Уразаев, Рәшит Галәмов , Айрат  Фәйзрахманов. Белгечләр проектка үз тәкъдимнәрен һәм төзәтмәләрен кертте.

Фикер алышулар кайвакыт бәхәсләшүләргә дә күчә. Ләкин белгечләр шул бәхәсләр аша уртак фикергә килеп, документның эчтәлеген һәм сыйфатын яхшырту юлларын таба алды. Әлеге очрашулардан соң, экспертлар һәм эчке төркем төзәтмәләрне кертү өчен, бергә утырып эшләде.

Нәтиҗәдә, моңарчы зур сорау тудырган мәгариф һәм фән, яшьләр бүлекләре тулыланды. Ә бүген сүз татар халкының демографик хәле, катнаш гаиләләрдә ике телне дә ничек тигез саклау, динебезне үстерү юллары хакында барды.

“Проект шомарды һәм ул хәзер 80 процентка әзер,”- дип бәясен бирде түгәрәк өстәл янына җыелучылар. Милли шура рәисе белгечләргә татар халкы өчен мөһим документны әзерләүдә актив булганнары өчен зур рәхмәтен җиткерде. “Без бер беребезне ишетәбез, аңлашып эшлибез,”- диде ул. Алга таба да туктап калырга ярамый. Проектны камилләштерү буенча эш дәвам итәчәк.

Якын көннәрдә проект белән  Татарстан Президентын таныштырачаклар. 15 нче июнь көнне “Изге Болгар җыены”нда ул дин әһелләренә тәкъдим ителә. Документны камилләштерү  әле аннан соң да дәвам итәчәк. 30 августта ул Милли шура утырышында каралырга тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*