tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стратегиягә тәкъдим: Эшне үзебездән башларга кирәк
Стратегиягә тәкъдим: Эшне үзебездән башларга кирәк

Стратегиягә тәкъдим: Эшне үзебездән башларга кирәк

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизына карата булган фикерләр белән даими танышып барабыз. Тәкъдимнәр дә, фикерләр дә күп, төрле.

Арча шәһәрендә узган беренче күчмә утырыштан соң, районга кайткач та, бу хакта фикер алышулар, уйланулар күп булды. Инде килеп, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә районының җирлек оешмасы утырышыннан соң да, үзебезнең тәкъдимнәребез белән уртаклашасыбыз килә.

  1. Шәһәрләрдә, һәр авыл җирлекләрендә, кечкенә авылларда да урам исемнәрен ике телдә һәм дә төп урамнарга татар халкының танылган шәхесләре исемнәре белән атарга кирәктер дип уйлыйбыз. Шулай ук урта мәктәпләргә җирлектәге танылган шәхесләр исемен бирү дә урынлы булыр иде. Балалар да кечкенәдән татар халкының мәшһүр шәхесләре белән танышып үсәрләр иде. Татар халкының бөек шәхесләрен танытып, киләчәк буында милли горурлык хисен тәрбияләү мөмкин булыр иде.
  2. Шулай ук милли матбугатка игътибарны арттырырга кирәк. Газета-журналлар тарихта кала дип күпме генә сөйләсәләр дә, моның белән килешәсе килми. Татар халкы гомергә укымышлы халык булган. Авылларда халык әле дә җирле басмаларны яратып укый. Аларның сыйфатын яхшыртып, кешене җәлеп итә торган газета-журналлар нәшер итү кирәк,

Гөлнар Мөхәмәдҗанова,
Бөтендөнья татар конгрессының
Әтнә районының җирлек оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*