tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стратегиянең төп максаты – бердәм булып, алга бару
Стратегиянең төп максаты – бердәм булып, алга бару

Стратегиянең төп максаты – бердәм булып, алга бару

Ростов-Дон шәһәрендә Көньяк һәм Төньяк Кавказ Федераль округларында яшәүче милләттәшләребез татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән танышты. Залга җыелган татарларны Ростов өлкәсе губернаторы урынбасары Василий Рудой сәламләде. Безнең өлкәдә 14 меңгә якын татар яши. Без аңлашып гомер итәбез, ди ул.

– Татарстан белән Ростов өлкәсе арасында хезмәттәшлек 2004 нче елдан уңышлы алып барыла. Сабантуйлары матур үткәрелә. Алда әле планнар бар, бергәләп эшләрбез дип өметләнәм.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Василий Рудойга якшәмбе көн булуга карамастан, бүгенге чарага килүе, татарларга җыелып фикер алышу өчен мөмкинлекләр тудырылганга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Статегия эскизы белән танышу өчен Ростов-Дон шәһәренә 500ләп милләттәшебез килде. Алар Әстерхан, Волгоград, Ростов өлкәләре, Адыгей, Калмык, Крым республикаларыннан.

Бу стратегия безнең өчен кирәк, берләшү, балаларыбызда да татар рухын тәрбияләү өчен кирәк, ди  Васил Шәйхразиев. Ул очрашуда эскизның үзгәртелгән һәм тәкъдимнәр белән тулыландырылган варианты белән таныштыра.

– Без стратегияне 2050 нче елга кадәр төзибез. Берләшеп аны бергә тормышка да ашырырга тиеш булабыз. Эш гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә, дәүләт тарафыннан да барырга тиеш.

Милли Шура рәисе кадрлар мәсьәләсенә дә кагылды. Һәр өлкәдә белемле кадрларыбыз, милли җанлы кешеләребез булырга тиеш, ди ул.

Балаларыбыз да “Мин – татар” дип горурлансын өчен, стратегиягә һәркем үз тәкъдимнәрен кертә ала. Без сездән дә фикерләр көтәбез, диде Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисенең чыгышыннан соң ук, залда үз сүзен әйтергә түләүчеләр дә булды. Алсу Хәбибуллина яшьләргә татар телен өйрәнү мөмкинлеге булсын иде, ди. Үзе туган телен оныта башлагач, борчыла.

Васил Шәйхразиев мөмкинлекләр бар, теләк кенә булсын, диде. Казанда да укырга мөмкин, балалар өчен татар лагерьларында ял итәргә дә була.

Милләттәшләребез бүгенге очрашуның саф татар телендә генә булуына зур рәхмәт белдерде. Бу безнең өчен бәйрәм кебек, бик кирәкле сүзләрне ишеттек, диделәр.

Очрашу Татарстан артистлары әзерләп килгән концерт белән тәмамланды. Ростов өлкәсе татарлары Казан артистларын җылы кабул итте. Җырчыларга кушылып, рәхәтләнеп биеделәр, чыгышларны алкышларга күмделәр. Концерт” Туган тел” җыры белән төгәлләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*