tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стрежевой татар хатын-кызлары төбәкара кул эшләре бәйгесе игълан итте
Стрежевой татар хатын-кызлары төбәкара кул эшләре бәйгесе игълан итте

Стрежевой татар хатын-кызлары төбәкара кул эшләре бәйгесе игълан итте

Томск өлкәсе Стрежевой шәһәрендә эшләүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы «Йорт остаханәсе» төбәкара онлайн фестиваль-бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге шәһәрнең Балаларга өстәмә белем бирү үзәге белән берлектә оештырыла.

Бәйгене оештыручы Илзирә Якшиева хәбәр иткәнчә, фестивальгә тәкъдим ителгән кул эшләре биш номинациядә бәяләнәчәк. Аалар — «Татар-башкорт бизәкләре белән әвәләп ясау», «Сәйлән-мәрҗәннәр», «Оста чигүче һәм тегүче», «Татар һәм башкорт курчаклары», «Әбием йомгагы».

Кулдан ясалган курчакларны, тегелгән-чигелгән, бәйләнгән киемнәр, бизәнү-ясану әйберләре кебек кул эшләрен фото һәм видеога төшереп, 2020 елның 15 декабренә кадәр оештыру комиссиясенә җибәрергә кирәк.

Бәйгедә балалар үзләре генә дә, шулай ук әти-әниләре, әби-бабайлары белән бергә дә катнаша ала. Шулай ук фестиваль кысаларында, 15 декабрьгә кадәр чулпылар ясау, калфаклар чигү кебек төрле кул эшләре буенча мастер-класслар да уздырылачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*