tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  “Студентлар лидеры -2015”
 “Студентлар лидеры -2015”

 “Студентлар лидеры -2015”

Ульяновскида Идел буе федераль округындагы югары уку йортлары арасында “Студентлар лидеры-2015” төбәкара конкурсы тәмамланды.

Бөтенроссия кысаларында узучы студентларның  әлеге бәйгесе  Идел буе федераль округында  тугызынчы тапкыр үткәрелә.  Әлеге конкурсның төп максаты -югары уку йортларында белем алучы сәләтле студентларның үз хоукларын белү, аларның  булачак һөнәри осталыкларны ачу һәм уку йортларындагы профсоюз оешмаларының эшчәнлеген арттыру. Бүгенге ярышны күзәтергә Казаннан һәм Чаллыдан дистәгә якын җанаатр килгән.  Ә Татарстанны   Казан (Идел буе) Федераль университеты студенты Алинә Хәйруллина тәкъдим итте.

Казанлыларның әйтүенә караганда, конкурста катнашучылар арасында профсоюз тармагында һәм иҗтимагый эштә байтак кына тәҗрибәләре булган студентлар бар.

Ульяновск дәүләт педагогия университеты базасында узучы бәйгедә катнашучылар-үз үзеңне тәкъдим итү, ВУЗларда профсоюз эшчәнлеген җанландыру,  Россия законнарын белү, аларны  тормышта куллану кебек  берничә төрле сынау уздылар.

Менә өч көн дәвам иткән ярышка йомгак ясар вакыт җитте. Татарстан кызы Алинә Хәйруллина “Профсоюз эшчәнлеге” номинациясендә җиңүче булды. Беренчелекне исә Саратовтан килгән студент алды. Ул көзен Идел буе федераль округын Бөтенроссия  конкурсында тәкъдим итәчәк.

                   Рамис Сафин, Ульяновск

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*