tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Студентлар очрашуы: Кайчан? Кайда?
Студентлар очрашуы: Кайчан? Кайда?

Студентлар очрашуы: Кайчан? Кайда?

Гомернең иң якты мизгеле – яшьлек. Һәркем үзенең студент чагын сагынып искә аладыр. Мизгелләрне хәтердә калдыру максатыннан, алай гына да түгел, чит төбәкләрдән килгән ватандаш-студентларны, яңа җирдә җиңелрәк адаптацияләшсен, Казан шәһәре һәм татар шәһәр яшьләре берләшмәләре белән таныштыру өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы студентлар белән очрашу уздыра.

Чара ике өлештән торачак: Уникс сәхнәсендә TED форматында кыска мотивацион чыгышлар көтелә. Шунда ук форум белән якыннанрак танышу, “Ачык университет”, “Татарча Википедия”, сәнгать юнәлешендә эшли торган проектлар белән дә очрашу каралган. Программмада Әйдә шаяРТ” – “Эремчек” командасы чыгышы, “Калеб” берләшмәсе, заманча татар музыкасын иҗат итүчеләр YUMMY MUSIC PRODUCTION чыгышы да бар.

Икенче өлешне Илгиз Шәйхрәзиев һәм “Taraf” төркеме татар альтернатив музыкасы дәвам итәчәк. Кыскасы, очрашу гадәти фикер алышуга һәм күңел ачуга корылган.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*