tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стюардессага калфак килешерме?
Стюардессага калфак килешерме?

Стюардессага калфак килешерме?

Татарстанның “ЮВТ Аэро” авиакомпаниясе очкычларының салонына татар милли элементларны кертергә ниятли. Бу хакта “ЮВТ Аэро” АҖ генераль директоры Петр Трубаев хәбәр итте.

“Андый идея бар. Безгә бу мәсьәлә буенча фирмалар мөрәҗәгать иткән иде. Алар белән шушы мәсьәләләр турында сөйләшәбез. Хатын-кыз бортпроводниклар өчен милли элементлар сурәтләнгән баш киеме мәсьәләсе турында сүз алып барабыз. Сентябрь-октябрьдә шуның белән шөгыльләнергә тырышачакбыз. Раслагач, тегәргә заказ бирергә кирәк булачак. Пилотлардан тыш, борт хезмәткәрләренә кышка кием әзерлибез, бәлки шунда ниндидер кызык элементлар кертеп җибәрербез”, – дип белдерде Петр Трубаев.

Ул барлык юнәлешләр буенча да игъланнарның рус, татар, инглиз телләрендә әйтелүен әйтте.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*