tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш хәрәкәте ветераннары истәлегенә
Сугыш хәрәкәте ветераннары истәлегенә

Сугыш хәрәкәте ветераннары истәлегенә

2009 елда 1 июль көнен Россиядә 1945 елдан соң сугыш хәрәкәтләрендә
катнашкан ветераннар көне дип игълан итәләр. Монда Әфган, Чечня, Азия,
Африка һәм башка илләрдә барган сугышларда катнашкан ветераннар керә.
Әлегә ул дәүләт тарафыннан искә алу көне булып календарьга кертелмәсә
дә, сугышчы-интернационалистлар бу көнне ел саен билгеләп үтәләр. Быел
да Малмыж районы Кәлнә авылындагы мәңгелек ут белән
сугышчы-интернациолистларга куелган стелла һәм һәйкәл мәйданында
тантаналы чара үткәрелде.

Тантаналы чараны “Хәрби туганлык” Бөтенроссия җәмгыять оешмасының Киров
өлкәсендәге бүлеге Малмыж шәһәрендәге комитеты рәисе Н.Р.Гыйззәтуллин
оештырды, Кәлнә авылының һәвәскәр артисты Василий Гомоюнов алып барды.
Бәйрәм чарасын Малмыж шәһәре лицее, Кәлнә урта мәктәбе укучылары, Малмыж
шәһәренең №2 мәктәбеннән “Юнармия”челәр отряды үзләренең шигырьләре,
чыгышлары белән бизәделәр. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан
ветеран-солдатларыбызны, ул сугышларда һәлак булган ватандашларыбызны
без белергә бурычлыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбыз
турындагы кебек, алар турындагы хатирәләр мәңгелек булырга тиеш.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан ватан өчен һәлак булган сугышчыларны искә
алып чыгыш ясаучылар да шактый булды, күбесе сугыш хәрәкәтләрендә
катнашкан ветераннар иде, Кәлнә авыл төбәге хакимияте вәкилләре дә изге
теләкләр җиткерделәр. Чыгыш ясаучылар арасында Киров өлкәсе Законнар
чыгару җыелышы депутаты И.Ф.Борһанов та бар иде. Илгиз Фәсхетдин улы
сугышчы-интернационалистларның даими иганәчесе булып тора дисәм дә,
ялгышмам. Әлеге истәлекле көндә сугышчы-ветераннар оешмасы рәисе
Н.Р.Гыйззәтуллин үз иленең патриоты булган гражданнарга рәхмәт һәм
хөрмәт йөзеннән бүләкләр тапшырды. “За заслуги” медале белән ветераннар
хәрәкәтендә актив катнашканы өчен Илгиз Фәсхетдин улы Борһанов
бүләкләнде.

Яшьләргә хәрби патриот тәрбиясе бирүдә актив эшләгәне өчен “Во славу отечества” медаленә Малмыж шәһәренең №2 урта мәктәбе укытучысы Габдулла Габделхәй улы һәм актив гражданлык позициясе һәм патриотлыгы өчен Малмыж лицееның класстан тыш эшләрне алып баручы укытучысы Гөлзада Харис кызы Әшәрәпова лаек булдылар.

Тантаналы өлеш һәлак булган сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә һәм
стелласына чәчәкләр салу һәм гомум фоторәсемгә төшү белән тәмамланды.
Искә алу көне бәйрәме мәктәп укучылары, Кәлнә мәдәнияте йортының
һәвәскәр артистлары, сугышчы-интернационалистларның үзләренең
чыгышларыннан торган концерт белән дәвам итте.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*