tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш темасына җырлар яңгырады
Сугыш темасына җырлар яңгырады

Сугыш темасына җырлар яңгырады

Тубылда Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган “Фронтовые дали” – исемле патриотик җырлар бәйгеcе узды.

роза набиевна

“Речник ”мәдәният йортында сугыш елларында башкарылган һәм сугыштан соң бу темага иҗат ителгән җырлар бәйгесен үткәрү  традицион чарага әверелде. Быел катнашучылар авыллардан да килгәннәр иде. 13 яшьтән  80 яшькә кадәрге башкаручылар вокал, соло, дуэт, трио, хор белән җырлап, сәхнәләштерелгән күренешләр куеп, автор – башкаручылар чыгыш ясап үзләренең талантларын күрсәттеләр. Жюри әгъзаләре катнашучыларның артистлык осталыгын, җырларны башкару дәрәҗәсен, сайлап алынган репертуарның үзенчәлеген, патриотик тематикасына туры килүен, костюмнарын исәпкә алып нәтиҗә ясадылар. Шәһәрнең мәдәният үзәкләре, НХК ветераннары, шәһәр ветераннар оешмасы, балалар иҗат йорты, районнан: Санниково, Абалак, Прииртышскийдан килүчеләрнең чыгышларын тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар. Зур сәхнәләрдә яңадан-яңа моңлы, көчле тавышлы җырчыларның сугыш темага багышланган җырлары  патриотизм хисләрен уятты, залда утыручылар бергә кушылып җырладылар. Җитмештән ашу чыгыш ясаучылар  арасында халык күңеленә якын булган “Катюша”, “Растет в Волгограде береза”, “Әнием сагышы”, ”Җиңеп кайт ” дип аталган җырларны тамашачылар җылы кабул итте  һәм алар призлы урыннарга лаеклы булдылар. Бәйгедә рус, татар, украин телләрендә җырлар яңгырады.

наркис

Лауреат исемле дипломнар белән хор “Русская песня” җитәкчесе Люсьена Романова, “Мелодия” ансамбле җитәкчесе Галина Грязнова булдылар. Дипломант исемнәренә лаеклы булучылар арасында безнең милләттәшләребез дә бар иде. Әдхәт Синугыл иҗат иткән “Вәгъдә бирдең” җырын башкарган Сөнгатулла Бекенин беренче урын дипломы һәм кубок белән бүләкләнде, татар халык җырын башкарган Зөлфинур Юмашевага  икенче урын дипломы һәм кубогы тапшырылды, рус телендә “Растет в Волгограде береза” җырын башкаручы Роза Яхина беренче урын дипломы һәм кубогына лаеклы булды. Ансамбльләр арасында өченче урын дипломы һәм кубогына “Себер нурлары ” җитәкчесе Динара Абсалямова лаек булды. Мөхәммәт Янышев, Нәркис Нигъматуллин, Лариса Җәлилова, Рәйсә Плесская һәм башка үзешчән артистлар башкаруында  сугыш темасына яңгыраган җырлар  фестиваль тамашачыларының күңеленә хуш килде.

Сугышчыларны Җиңүгә рухландырган, тылда хезмәт итүчеләргә көч һәм ышаныч биргән җырлар, бәйгедә төрле буын иҗат кешеләренең катнашуы, бу  чорда яңгыраган җырларны башкарулары үсеп килүче яшь буында Ватанга мәхәббәт тәрбияләүдәге өлеше бәяләп бетергесез булды.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*