tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш ветераннары Нәзарәтнең “Зәкят” фондыннан ризык җыелмалары алды
Сугыш ветераннары Нәзарәтнең “Зәкят” фондыннан ризык җыелмалары алды

Сугыш ветераннары Нәзарәтнең “Зәкят” фондыннан ризык җыелмалары алды

Бүген, Рамазан аеның 20-нче көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казан шәһәрендә гомер итүче 8 Бөек Ватан сугышы ветеранына азык-төлек җыелмалары тапшырды. Күчтәнәч пакетлары эченә чәй, он, көнбагыш мае, токмач, борчак, карабодай ярмалары, шикәр комы, консерва, конфеталар керде.

Шунысы күркәм: азык-төлек җыелмаларыннан тыш, ветераннарга Илдар әфәнде Кашаповтан махсус бүләк тә таратылды. Кайчандыр үзе дә мохтаҗ була торып, 2019 елда аңа «Зәкят» фондыннан махсус аппарат алып, ул хәзер төрле үсемлек майларын әзерләү белән шөгыльләнә башлаган. Нәтиҗәдә, ул югары сыйфатлы көнбагыш, җитен майларын, арахис пастасын ветераннарга зәкят итеп тапшыруны үтенгән. Көн дәвамында “Зәкят” фонды җитәкчесе Булат Мәрданов һәм аның урынбасары Илнур Әлмәтов азык-төлек җыелмаларын, махсус бүләкләрне ветераннарның өйләренә китереп тапшырды. Күчтәнәчләрне алып, әби-бабайлар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, “Зәкят” хәйрия фондына тирән рәхмәтләрен белдерделәр. “Сугыш вакытында күргән авырлыкларны сөйләп бетергесез. Хәзерге вакытта сезнең китергән пакетларда ни генә юк, күтәрә алмаслык. Безне шулай хөрмәтләгәнегез өчен сәламәтлек, эшегездә уңышлар, тыныч тормыш юлдаш булсын. Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын”, – дип ихлас теләкләрен җиткерде алар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*