tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Sunnyfest“ : Мамадыш чанасында җыр
“Sunnyfest“ : Мамадыш чанасында җыр

“Sunnyfest“ : Мамадыш чанасында җыр

Узган шимбә – 28нче гыйнварда Мамадышның җәяүлеләр өчен булган Совет урамында оештырылган “Sunnyfest“ чаналар фестивале, чыннан да, күзләрне камаштырырлык тамашага әверелде. Иң шәп җанатарлар рәтендә, әлбәттә, бәйрәмгә төркемнәре белән килгән “ак калфак“лылар да бар иде.

Ай-яй, кая карарга белгән юк монда: борынгы һәм төрледән-төрле костюмлы авторлары янына баскан креатив чаналар күргәзмәләре, ярминкә, концерт, уеннар, болан чанасына утырып йөрү, сәүдә рәтләреннән таралган шашлык исе, һәркемгә тәкъдим ителгән бушлай коймак белән кайнар чәй, тамаша күрергә килгән халыкны ерып чыгарлык түгел… Республикабыздан җыелган 14 команданың тюнинглы чаналар ярышын меңләгән тамашачы карады. Алар өчен төп шарт бер генә: ул да булса – креатив чана ясау һәм анда фантазия белән шуу.

“Мамадыш, молодец!” – дигән сүзләр көне буе яңгырап торды. Социаль челтәрләрне шаккатмалы фотолар басты. Республика гаммәви-мәгълүмат чаралары дистәләгән репортаж бирде. Бәйрәмгә килми, күрми калучылар терсәкләрен тешләсеннәр.

Рәмзия Гаянова, Мамадышның күренекле ак әбие:

* Ярминкәләрне, мондый чараларны карап, кешеләр белән аралашып йөрергә бик яратам. Монда да ниләр генә сатмыйлар әнә. Кукмаралыларның бизәкле-чәчәкле киез итекләрен сокланып карап тордым, Алабуганың Лекарево авылында чаналар, агач кырып әлләниләр ясыйлар икән. Безнең райондашларга да шундый бер кәсеп, шөгыль кирәк. Чана шуу дигәннән, элегрәк безнең Кече Кирмән авылында өй саен 6-9 бала була торган иде. Ат чанасын өстерәп, көтүләре белән Алан тавы башына менеп китәрләр (шуасың килсә, аны өстерәп менәргә дә кирәк!), итек, бияләй, туннары шакыраеп катып, битләре ут янып кайтып керерләр иде. Аллага шөкер, чирләп тә карамадылар. Хәзер никтер тау шумый бала-чага, компьютер артында күп утыра бугай. Менә шушындый ярышлар белән спортка мәхәббәтләрен арттырсалар гына инде. Яшь чакка кире кайткандай булдым бүген. Оныгын чанага утыртып тартып бара торган теге бишмәтле әби карачкысы янында кәртечкәгә дә төштем. Концерт та карадым. Яхшы уйлап тапканнар, оештырганнар. Еллар тыныч, күңелләребез гел шулай көр булсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*