tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Супер әби”ләр Удмуртиядә яши
“Супер әби”ләр Удмуртиядә яши

“Супер әби”ләр Удмуртиядә яши

Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә “Супер әби” бәйгесе үтте. Бәйгедә сигез милләт вәкиле катнашты. Алар удмурт, рус, мари, бисермән, татар, яһүд, мордва, алман әбиләре. “Супер әби” титулын алу өчен ике оныгы белән горурланучы Светлана Кайсина катнашты.

Светлана үзенең әбиләре белән таныштырып, аларның үзен милли рухта тәрбияләүдә зур урын алып торуын билгеләп үтте. Ул аккордеонда уйный, бии, ТИҮ әгъзасы буларак, милли тормышта актив катнаша. Бәйгедә үзе житәкчелек иткән “Тринимф” ансамбле белән милли көйләребезне башкарды. “Афәрин” бию коллективы белән җитез генә биеп тә алды. Кызы һәм оныгы белән дефиле оештырды.

Хәмидә Гайфуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*