tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут Сабан туе 10 меңнән артык кешене җыйды
Сургут Сабан туе 10 меңнән артык кешене җыйды

Сургут Сабан туе 10 меңнән артык кешене җыйды

16 июньдә Сургут халкы Сабан туе бәйрәмен билгеләп узды.

Бу көнне 11 сәгатькә билгеләнгән көндезге вакытка 5000ләп халык бик тиз арада җыелырга да өлгерде. Көн озынына бу сан 2-3 тапкырга артты. Кунакларны татар – башкорт милли мәдәни мөхтәриятлары бергәләп каршы алды.

Сургутта Сабантуй күптән инде халык бәйрәменә әверелде. Күпмилләтле Сургут халкы да әлеге бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп ала, ел саен зурлап билгеләп үтә. Сабан туе традиция буенча чәчү эшләре тәмамланганнан соң уза.

Шәһәр хакимиятендә билгеләп үтелгәнчә, быелгы ” Сабантуй» Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Башкортстан, Татарстан, Казан, Уфа, Стәрлетамак, Нефтекамск , Ишембай һәм башка шәһәрләрдән кунаклар махсус Югра җирлегенә килделәр.

Театр каршындагы мәйданда милли костюмнар кигән халык аш-су белән сыйладылар, халыкны биетеләр,халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырдылар. Эстрада артистлары, иҗат коллективлары, шулай ук «Сандугач» һәм «Шатлык» ансамбльләре тамашачылар өчен чыгыш ясады. Шунда ук милли көрәш көн озынына сузылды.Елдан -ел көрәшкә керүчеләрнең саны балалар арасында да, өлкәннәр арасында да арта килә.

Бәйрәм бик күңелле узды.Шунысын да әйтми китми ярамас, безнең үзебезнең чын йөрәкле татар егетләре – кызлары «Техтранссервис» компаниясенең генераль директоры Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар, ХМАО-Югра Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматовлар,Сургут шәһәре милли мәдәни мөхтәрияты рәисе Ульбеков Р.А булганда (калганнарын санап тормыйм),Төмән өлкә Думасы Рәисе урынбасары Галина Резяпова,Сургут шәһәре хакимияте рәисе В.Н.Шувалов, Н.А.Краснояровалар рус булып та мәйдандагы халыкны, милләте өчен янып көеп йөргәннәрне татарча котлаганда Себер төбәгендә меңәрләгән татар халкы үзен туган ягыннан читтә яшәгән итеп хис итмәс, бәхетле һәм дустанә яшәр.Киләсе 2020 елның Сабан туе бәйрәме Сургутта тагы да зур күләмдә үтәчәк.

Фото Илнур Мифтахов
Гөлчәчәк Фәтхулова,ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*