tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут татарлары котлауларын юллый
Сургут татарлары котлауларын юллый

Сургут татарлары котлауларын юллый

Бүген бар дөнья мөселманнары Ураза – гаете бәйрәмен каршы ала. Иртәнге 6:00 сәгатьтә Сургут Җәмигъ мәчетенә мөселман халкы гает намазына җыелды, гает намазын бергәләп каршы алды.

Дуслар! Барыгызны да изге бәйрәмебез Ураза – гаете белән тәбрик итәбез! Әлеге бәйрәм илебезгә тынычлык, йортларыбызга бәрәкәт, муллык иңдерсен. Дөнья матур!Дөнья киң! Бу дөньяда яшәвебез белән без бик бәхетле!!! Яратып яшик бу дөньяны,бер дә туктамасын йөрәкләр! Бер – беребезгә мәрхәмәтле, игътибарлы, ихтирамлы булыйк! Бер – беребезгә ышанып, бер – беребезгә таянып, бердәмләшеп гомер итик!

Ураза- гаете бәйрәме мөбарәк булсын! Амин!

Гөлчәчәк Фәтхулова,
Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*