tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут татарлары тегү-чигү, бәйләм бәйләү, пешерү, аш-су серләренә онлайн төшенә
Сургут татарлары тегү-чигү, бәйләм бәйләү, пешерү, аш-су серләренә онлайн төшенә

Сургут татарлары тегү-чигү, бәйләм бәйләү, пешерү, аш-су серләренә онлайн төшенә

Милләтебезгә хөрмәт гореф-гадәт, йолаларны, телебезне өйрәнүдән, аны кабул итүдән башлана. Шуны истә тотып Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мохтарияте ел дәвамында татар җанлы милләттәшләр белән берлектә бик күп санлы милли-мәдәни чаралар уздыра.

Тик менә илебезгә килгән яман “таҗлывирус”кына аларның эшчәнлеген бераз туктатып тора. Алай дип әйтү дә дөрес үк булмас, Сургут татар яшьләр берлегендә “Татар теле” онлай-дәресләрен даими үткәрә, “Сандугач” җыр-бию ансамбле дә онлайн-конференцияләр үткәреп, алга карап, киләчәккә планнар кора. “Ак калфак”лы ханымнар кич утырып бер өстәл артында булмаса да, бергәләп онлайнда, бер-берсе белән киңәшләшеп кул эшләре эшлиләр. Кыскасы, Сургут татарлары вакытларын бушка уздырмый. Җаен табып тегү-чигү, бәйләм бәйләү, пешерү, аш-су серләренә бергәләп өйрәнәләр.

Кайсы да хөрмәткә лаек. Шулай булгач, оешмага кушылган һәркем халкыбызның йолаларын саклап калып, аны яшь буынга тапшыру өстендә зур тырышлык күрсәтә.

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*