tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутлылар әкиятләр иленә сәяхәт итә
Сургутлылар әкиятләр иленә сәяхәт итә

Сургутлылар әкиятләр иленә сәяхәт итә

Сургут шәhәрендә бик күп еллар инде татар якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Анда төрле яшьтәге балалар, хәтта әти-әниләр, әбиләр дә бик теләп йөри. Ана телендә сөйләшергә өйрәнү, аның үзенчәлекләренә төшенү, камилләштерү – укучыларыбыз өчен мәктәпкә йөрүнең төп максаты. Татар җанлы булу өчен, нәкъ менә шундый милли рухта тәрбияләнеп, татар мөhитендә кайнап үсәргә тиештер hәр бала. Шушы эштә безгә “Татар федераль милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы да төрле проектлары белән ярдәм күрсәтеп тора. Быел алар тарафыннан җибәрелгән “Әбием әкиятләре” дип аталган өстәл театры проекты укучыларыбыз өчен зур ачыш та, куаныч та булды. Ә халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр бит иң бай hәм мөhим жанрларның берсе булып тора. Алар үткән белән киләчәк буынны бәйләүче халкыбызның гаять кыйммәтле рухи байлыгы, мәдәнияте, тарихы. Балаларны тәрбияләүдә дә алар зур әhәмияткә ия.

Шул уңайдан безнең мәктәбебездә “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип аталган ачык дәрес булып узды. Укучылар алдагы дәресләрдә Г.Тукай, А.Алиш, шулай ук татар халык әкиятләрен бик яхшылап өйрәнделәр. Алар нигезендә яхшылык hәм яманлык, батырлык hәм куркаклык, хәйләкәрлек, саранлык, юмартлык кебек сыйфатларның булуын да ачыкладылар. Ә “сәяхәт” вакытында янә аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерделәр. Хайваннар турында, тылсымлы, көнкүреш әкиятләр булуын да искә алып, хәтта әкият геройлары белән чын-чынлап очраштылар. Ә иң мөhиме – әти-әниләр, әбиләре белән берлектә “Өч кыз” дип аталган татар халык әкиятен куйдылар. Рольләрне өйрәнү, тиешле киемнәр барлау, образга керү катнашучылар өчен аеруча кызыклы, җитди шөгыльгә әверелде.

Дәресебезнең икенче яртысында укучыларның белемнәрен тикшерү максаты белән викторина үткәрелде. Әйтергә кирәк, бу сынауда да алар бирешмәде. Ә Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте нигезендә куелган “Шүрәле” әкият-биюе дәресебез бизәге булды. Шулай итеп, әкиятләр балаларны кыю, батыр булырга, хезмәтне яратырга, дус hәм тату яшәргә өйрәтә. Без, үз чиратыбызда, татар телендә аралашабыз, шундый матур кичәләр үткәрәбез икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе, димәк, безнең кулда. “Татар федераль милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә араларыбыз өзелмичә, балаларыбызны татар җанлы шәхес итеп тәрбияләүдә ярдәмегездән ташламассыз дигән өметтә калабыз!

Татар якшәмбе мәктәбе укытучысы

Велэра Кадырова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*