tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутлылар “Онытма!” эстафетасын башлый

Сургутлылар “Онытма!” эстафетасын башлый

Сургут татарлары “Онытма!” дип исемләнгән эстафета башлап җибәрә. Катнашу өчен Бөек Ватан сугышы турында шигырь укып, аның видеоязмасын Сургут татарлары милли-мәдәни мохтариятенә җибәрергә кирәк.

Язмаларны 10 майга кадәр [email protected] электрон адресына яки 89224468865 номеры белән WhatsApp аша җибәрергә мөмкин. Сыйфатлы видеоязмалар “Татарлар – Сургут” төркемендә урын алачак. Видеоязмалар яздырганда киемнәргә аеруча да игътибар итеү сорала.

Ә эстафетаны Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мохтарияты әгъзасы, “Сандугач” җыр – бию ансамбле җитәкчесе Нурия ханым Җиһаншина башлап җибәрә. Ул Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырен укый. Кушылыгыз, дуслар!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*