enrutat
Баш бит / Сургутта «Аулак өй» узды
Сургутта «Аулак өй» узды

Сургутта «Аулак өй» узды

Аулак өй — халкыбызның борынгылардан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, танышу, киңәшләшү урыны булган. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, көнкүрешен,милли киемнәрен, бәйрәмнәрен һәм уеннарын өйрәнү максатыннан Сургут шәһәре «Ак калфак» иҗтимагый татар хатын-кызлары җәмгыяте 11 февраль көнне «Аулак өй» кичәсенә җыелды.

Ниһаять, кичә өй эче күренешләре белән башланып китте. Кичәне Лукманова Розалия Нурислам кызы ачып җибәрде. Ул «Аулак өй» татар халкында каян килеп чыккан, ни рәвешле үткәне белән таныштырганнан соң кызлар аулак өйгә җыелышты. Уен — көлке,җыр белән кул эшләренә тотындылар. Егетләрнең:Марсель Гайнетдиновның, Йосыф абыйларның килүе кичәне тагында ямьләндерде.Биредә бик матур татар халык җырлары яңгырады. Өлкәннәр арасында Татарстанның Чирмешән районы, Лашман авылында туып,үз гомерен Себердә, Сургутта үткәргән Шакирова Фәния апаның яшьләрдән дә уздырып шигырь укуы, тапкыр сүзле «Ак калфак» җәмгыяте җитәкчесе Җиһаншина Нурия Әхәт кызының өлкәннәргә җыр бүләк итүе, һ.башкалар үзе бер могҗиза булды. Ә уеннарны оештыручы Лукманова Розалия «Йөзек салыш»,» Шобага салу «һәм башка төр кызыклы уеннарны бер — бер артлы өстәп торды.

Искиткеч тавыш иясе, оста гармунчы Марсель Гайнетдиновның,Йосыф абыйның моңлы җырлар бүләк итүе, оста шәлләр бәйләүче Гөлсинә Вәлиева, Гильметҗанова Фәмзүлә апаның, Альбина Фәттәхова, Маюрихина Әминә апа һ.башкаларның чыгышы ямь өстенә ямь булды.

Кичәнең иң сокландыргыч мизгеле: үзенең калфаклары белән күпләрне сокландырган Мөхибуллина Тәслия 4 яшьлек улы Рәхим белән татар биюен биеп күрсәтүе безнең яшь буынның татар дөньясына битараф түгелләре, үзләреннән соң да ышанычлы буын калдыра алуларын исбатлады.Тәслия үзе бик матур алъяпкычлар, татар киемнәрендә бик матур итеп тегә һәм чигә.

Уен — көлке, җыр — бию, кул эшләрен бер читкә куеп апалар табын артына утырды. Ә табында халкыбызның милли ашлары «Урама»(Розалия Лукманова), күрү белән авыздан сулар китерерлек итеп пешерелгән җимеш бәлеше(Дания Әфләтүнова),тәбикмәк һәм башка төр тәм — томнар табыныбызны бизәде. Апалар тәмләп чәй эчкән арада мин Розалия ханым белән якыннанрак танышырга булдым. Аның җитез хәрәкәте, сөйләм теленең байлыгы, милли тормышның тарихын бик яхшы белүе мине таң калдырды. Сүз иярә сүз чыккач мин аның тормыш юлы белән таныштыруын сорадым. Ул Сургутка Тәслия сеңлесенә кунакка килгән икән.

Розалия Локманова :
— “Мин Әлмәт шәһәренең балалар бакчасында рәсем түгәрәге, эстетика кабинетында җитәкче булып эшләдем. Хәзергесе вакытта ялда. “Сүнмәс йөрәкләр” дип аталган ветераннар ансамблендә җырлап, гармунчылар ансамбленә дә йөрергә вакыт табам.Сургутның татар мөхтәрияте эшчәнлеге белән танышып барам. Бик сөенәм. Татарлар кайда гына яшәсәләр дә милләтенә тугры калып, гореф-гадәтләрен,сәнгатен саклап яшәячәк әле.Онытылмасын безнең йолаларыбыз! «- диде.

«Аулак өй» кичәсе минем күңелдә ниндидер бер якты күңелле кешеләр, иманлы ак яулыклы апалар, оста шәл бәйләүчеләр, моңлы гармунчылар, оста сүз осталары,тәмле бәлеш пешерүчеләре, киң күңелле апалары белән якты хатирәләр калдырды. Әлеге кичә дәвамлы булсын иде.

Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*