enrutat
Баш бит / Сургутта Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган ачык дәрес
Сургутта Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган ачык дәрес

Сургутта Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган ачык дәрес

— «Җырлары, моңнары, сагышлары, әрнү-борчулары, олуг өмедләре, халыкның намусы, вөҗданы булып, киләчәк буыннар хәтерендә яңарсын өчен үткен телле, гадел, туры сүзле Тукай шул кыска гына гомерендә, хәйран калырлык гамәлләр кылып өлгергән. Бәлки ул чынлап та татар дөньясын уяту, кузгату, айныту, сискәндерү өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән изге зат булгандыр» — ди Равил Фәйзуллин. Алтынга тиң сүзләр.

Кичә, 22 апрельдә, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мохтарияты каршында эшләп килгән Якшәмбе мәктәбе укучылары, укытучылары, җәмәгать эшлеклеләре Габдулла Тукайның 132 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге вакыйганы алар ачык дәрес итеп үткәрделәр. Якшәмбе мәктәбе җитәкчесе, мөгаллимә Гүзәл Шәрәфетдинованың фикерләре буенча ачык дәреснең төп максаты: Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен системалаштыру һәм тикшерү. Балаларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү. Аның әсәрләре аша укучылар күңелендә шәфкатьлелек, түземлелек, батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбияләү, туган телгә кызыксыну уяту, сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләре булдыру, Тукай иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү.

Әлеге ачык дәресне Ханты — Манси – Югра автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматов изге догалар белән башлап җибәрде. Дәрескә ХМАО-Югра татарларының милли-мәдәни мөхтәрияты рәисе урынбасары Р.Садыйков, «Сандугач» җыр-бию ансамбле җитәкчесе Н.Җиһаншина, ХМАО-Югра төбәге “Көрәш” Федерациясе җитәкчесе Ф.Шәймарданов, совет әгъзалары: Д.Әфләтүнова, Г.Вәлиевалар килгән иде.

Әлеге ачык дәресне әле күптән түгел генә безнең сафка кушылган яшь укытучыбыз Тәслия Мөхибуллина бик матур итеп алып барды. Балаларны ачык дәрескә бик яхшы әзерләгән иде. Ул Г.Тукайның тормыш юлы, үткәне, аның иҗат юлы белән тулысынча таныштырды. Кечкенә генә балалар Тукайның “Шүрәле” әкиятен, кечкенә Апушның Шәрифә карчыкта тәрбияләнүен кыска гына мизгелләрдән бер күренеш итеп күсәттеләр.

Дәресләрен бер дә калдырмый, туган телне бик теләп өйрәнгән балалар Г.Тукайның шигырьләрен яттан укыдылар. Әниләр дә калышмады, Тукайның онытылып беткән шигырьләрен табып алып, өйрәнеп, яттан укыдылар. Әлеге ачык дәрестә шигырьләр генә түгел, биюләр, җырлар да яңрады.

Кечкенә балалар бу кичәгә бик яхшы әзерләнделәр. Калфаклар, бию аяк киемнәре генә түгел, ә алъяпкычларга кадәр тегеп-чигәргә җитештеләр. Хәзер алар Туган тел дәресләренә калфаклардан йөриячәкләр, ә алъяпкычларны милли аш-су белән танышу дәресләрендә бәйлиячәкләр.

Кичәдә катнашкан һәр бала, әти –әниләр, оештыручылар Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли — мәдәни мөхтәриятынан Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, кечкенә генә бүләкләр, язучы Гөлсинә апа Галимуллинаның матур иҗатын туплаган китапларын алдылар.

 

Г.Фәтхулова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*