enrutat
Баш бит / Сургутта — «Шәл бәйләү өмәсе»
Сургутта — «Шәл бәйләү өмәсе»

Сургутта — «Шәл бәйләү өмәсе»

27 гыйнвар көнне Сургутның «Ак калфак» оешмасы «Шәл бәйләү өмәсе» уздырды. Остазыбыз Гөлсинә Вәлиева ничек мамык язарга, өрләргә һәм ничек бәйләнгәнең күрсәтте. Кул эшләрен тотып килүчеләр дә булды. Гармунчылар — Фәнил белән Марсель халкыбызның онытылмас җырларын уйнап, җырлый-җырлый утырдылар. Ансамблебезнең нәни кызлары да катнашты — Чулпан Гыйльманова «Шәл бәйләдем» дигән җырын бүләк итте.

Тормыш–көнкүрештә билгеле: бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Бу гадәтләр югалмасын өчен без аларны онытмаска, хөрмәт итәргә, белергә тиеш. Аларны белсәк, безнең телебез, милләтебез дә югалмас, сакланыр.

Национально-культурная автономия татар г.Сургута

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*