tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта татар активистлары төзелеп килгән мәчет тирәлеген тәртипкә китерде
Сургутта татар активистлары төзелеп килгән мәчет тирәлеген тәртипкә китерде

Сургутта татар активистлары төзелеп килгән мәчет тирәлеген тәртипкә китерде

Сургутта татар активистлары яңа мәчет урынына өмәгә җыелды. Монда һәркемгә эш җитәрлек. Мәчет буласы урынның җирлеге хәйран зур. Аны чүп-чардан арындыру дисеңме, төзүчеләргә ярдәм йөзеннән такта, бруслар биреп тору дисеңме, барысына да эшче куллар кирәк.

Шунысы сөендерә бу игелекле эшләргә татар яшьләре дә бик теләп катнаша. Әлеге йорт агачтан ике катлы итеп эшләнә, бу инде берникадәр вакыт – еллар эчендә гыбадәтханәне, мәчет вазыйфаларын үти башлаячак. Чөнки бу районда яшәүче мөселман халкына шәһәрнең икенче ягында урнашкан Җәмигъ мәчетенә йөрү уңайсыз. Ә бәйрәм вакытларында бу икеләтә авырлаша. Ә берникадәр вакыттан соң шушы йорт янында тагын берничә корылма, зур мәчет төзелү планда каралган.

Сургут шәһәре
милли-мәдәни мохтарияте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*