tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта татар икмәге белән сыйладылар
Сургутта татар икмәге белән сыйладылар

Сургутта татар икмәге белән сыйладылар

26 ноябрьдә Сургут шәһәрендә Милли икмәк фестивале узды.

Рамиль Гатауллин һәм Гөлназ Афлятунова «Татарлар – Сургут» исеменнән безнең икмәкне бәйрәмдә тәкъдим итте. Рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә татар халкына тугыры булган Гөлчәчәк Фатхуловага бик тәмле һәм хуш исле ипиләр пешергән өчен. Бәйрәм азагында барлык теләүчеләрне сыйладык. Икмәгебезне авыз иткән кунаклар бик охшаттылар, мактадылар, рецептны сорадылар һәм зур бәя бирделәр.

Риф Садыйков

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*