tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта “Уйна, гармуннар” фестивале үтәчәк
Сургутта “Уйна, гармуннар” фестивале үтәчәк

Сургутта “Уйна, гармуннар” фестивале үтәчәк

27 апрельдә Сургутта (Ханты-Манси автономияле округ) Балалар сәнгате мәктәбенең концерт залында “Уйна, гармуннар” фестиваль-конкурсы үтәчәк.

Бу бәйгене ел саен төбәк һәм шәһәр татарларының милли-мәдәни автономияләре оештыра. Конкурс 4 номинациядә үтә: 16 яшькәчә балалар, үзешчән гармунчылар, профессиональ гармунчылар, гармунчылар коллективлары. Оештыручылар һәм катнашучыга милли киемдән сәхнәгә чыгуны һәм фестивальнең гимны булып саналган “Гармун лаыйк әле, дускай” җыр көен уйный белүләре таләп ителә.

Конкурста тальянчылар, баянчылар, аккордеонистлар һәм башкалар 2 төрле жанрдагы әсәр башкарырга тиешле. Ул әсәрләрләр татар халык көйләре яки татар композиторлары иҗат иткән булуы шарт. Жюри катнашучылар үзләре иҗат иткән,  борынгы, сирәк башкарыла торган, шаяру салынган, төбәк төсмере яки бертөрле “идея”се булган һәм шуның ише оригиналь әсәрләргә һәм башкаруга өстенлек бирәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*