tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта яшәүче татарлар Ифтар ашына җыелды
Сургутта яшәүче татарлар Ифтар ашына җыелды

Сургутта яшәүче татарлар Ифтар ашына җыелды

7 июнь көнне Сургутта яшәүче татарлар бер табын артына – Ифтар ашына җыелды. Чираттагы Ифтар ашын Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли –мәдәни мөхтәрияты активистлары, иганәчеләре, Сургут мәчете хезмәткәрләре белән бергәлектә үткәрде. Бары тик хәләл ризыклардан гына әзерләнгән сый-нигъмәтле табын артына өч дистәдән артык татар җыелган иде.

Ифтар ашын ХМАО – Югра мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Саматов ачып җибәрде. Ул кунакларга рухи азык өләште – Рамазан аеның әһәмияте, Ислам сафлыкка, намуслылыкка, тыйнаклыкка өйрәтә, шуңа күрә мәчеткә һәрдаим йөргәннәргә халык, бигрәк тә яшьләр белән еш аралашырга, аларны исламдагы күркәм гадәтләрне өйрәнүгә җәлеп итәргә тиешлеген әйтте. Рухы нык булып, сынауны намус белән үтәүчеләр ихтирамга һәм олы хөрмәткә лаек, диде.

Әлеге Ифтар ашын уздыруда зур теләктәшлек күрсәткән иганәчеләргә, татар активистларына, мәчеткә ел дәвамында йөргән дусларга, килгән кунакларга саулык – сәламәтлек, иман байлыгы, тынычлык, сабырлык теләде. Тоткан уразаларыбызны Аллаһ кабул кылсын! Амин!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО – Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*