tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердлау өлкәсендә “Тере классика” бәйгесе уза
Свердлау өлкәсендә “Тере классика” бәйгесе уза

Свердлау өлкәсендә “Тере классика” бәйгесе уза

Свердлау өлкәсендә татар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләрен сәнгатьле уку буенча өлкә бәйгесе уздырыла.

Бәйгенең максатлары:

Татар халкы әдәби кыйммәтләрен пропагандалау

Туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү

Уку чы яшьләрне татар поэзиясе һәм прозасы дөньясына җәлеп итү

Мәктәп укучыларында шәхси, рухи һәм эстетик сыйфатлар үстерү

Балалар һәм үсмерләрдә татар әдәбиятына кызыксынуны арттыру

Бәйге Татар поэзиясе көне кысаларында һәм шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 80 ел һәм танылган шагырь Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан үткәрелә.

Конкурс кысаларында катнашучыларга татар яки рус телләрендә сайлап алынган татар класигы, заманча авторларның әсәрләрен сәнгатьле башкарырга тәкъдим ителә. Киңәш ителгән исемлек тә түбәндәге авторлар бар:

– Роберт Миннуллин

– Габдулла Тукай

– Муса Җәлил

– Хәсән Туфан

– Гомәр Бәширов

– Разил Вәлиев

-Әмирхан Еники

-Галимҗан Ибраһимов

– Шәриф Камал

– Фатих Карим

– Гадел Кутуй

– Мөхәммәт Мәһдиев

– Хади Такташ

– Ренат Харис

Чыгышлар дәвамлылыгы 4 минуттан да артмаска тиеш. Бәйгедә катнашучылар түбәндәге яшь категорияләрендә көч сынаша:

Кече төркем: 12 яшькә кадәр

Уртача төркем: 13-16 яшьлекләр төркеме

Өлкәннәр төркеме: 17 яшь һәм өлкәнрәкләр

Бәйге ике этапта үткәрелә: 14 марттан 20 апрельгә кадәр уздырыла – 10 апрельгә кадәр сайлап алу этабы, 22 апрельдә – йомгаклау этабы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*