tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсе Сабантуйга әзерләнә
Свердловск өлкәсе Сабантуйга әзерләнә

Свердловск өлкәсе Сабантуйга әзерләнә

10 апрельдә Свердловск өлкәсе Хөкүмәт йортында Свердловск өлкәсендә «Сабантуй-2018» өлкә милли мәдәни-спорт бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча утырыш узды.

Бәйрәмгә әзерлек кысаларында Свердловск өлкәсе губернаторының «Сабантуй-2018»не үткәрү турында күрсәтмәсе әзерләнә.  Бәйрәм итүдә Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасының иҗат һәм спорт коллективлары катнашачак. Татарстан Республикасы ягыннан Чистай муниципаль районынан зур делегация килер дип көтелә.

Бәйрәм 30 июньдә Свердловск өлкәсенең Кадниково авылында, “Белая лошадь” клубы базасында узачак.

http://tatary-urala.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*