tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсе татарлары “Мулла” фильмын карарга зал тутырып килде
Свердловск өлкәсе татарлары “Мулла” фильмын карарга зал тутырып килде

Свердловск өлкәсе татарлары “Мулла” фильмын карарга зал тутырып килде

Екатеринбургта “Мулла” фильмын халык бик дулкынланып көтеп алды. Кино башланырга бер сәгать кала, фойеда халык шыгрым тулы иде. 270 кеше сыйдырышлы кинозалга барлык тамашачылар да сыеп бетмәде, күбесе басып, йә баскычларга утырып карады.

Татар киносы көннәрен ачу тантанасында Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, идея авторы, сценарист, продюсер, композитор Марат Әхмәтшин, “Татаркино” вәкиле Фәридә Зиннәтова, Свердловск өлкә мәдәният министрлыгы белгече Валерия Дидковская катнаштылар.

Ике сәгатьлек фильмны халык  тын да алмый карады. Кино беткәч тэ, таралырга ашыкмыйча иҗат төркеменә сораулар яудырдылар.

Татарстан киносы көннәре өлкәнең татарлар күпләп яшәгән Әрәкәй авылында да узды. Казаннан килгән кунакларны биредә чәк-чәк белән каршы алдылар. Соңыннан биредә шулай ук, халык таралышмады. “Фильмны русчага тәрҗемә итәрләрме, дәвамы булырмы,”- кебек, үзен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Фавия Сафиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*