tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә “Урал кызы” конкурсы узачак
Свердловск өлкәсендә “Урал кызы” конкурсы узачак

Свердловск өлкәсендә “Урал кызы” конкурсы узачак

Свердловск өлкәсендә “Урал кызы” конкурсы узачак. Анда җиңүче әлеге өлкәдән “Татар кызы” халыкара конкурсының сайлап алу турына үтә. “Урал кызы” – өч турда уздырыла.

  • Сайлап алу туры мәдәният һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан районнарда, шәһәрләр һәм авылларда оештырыла. Свердловск өлкәсендә ул 2019 нчы елның 13 нче апреленә кадәр үткәрелә.
  • Ярым финал туры 27 нче апрельдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында узачак.
  • Финал туры. “Урал кызы” конкурсының гала-концерты 27 нче апрельдә 18.00 сәгатьтә Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында оештырыла.

“Урал кызы” конкурсында катнашу өчен, Свердловск өлкәсендә яшәүче 18-25 яшькә кадәр  кызларны чакыралар. Бу чара – туган телендә сөйләшүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихын белүче гүзәл туташлар өчен.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*