enrutat
Баш бит / Сыгылмалы нәфис таллардай.
Сыгылмалы нәфис таллардай.

Сыгылмалы нәфис таллардай.

 Хатын-кызда – милләт бишеге

Хатын-кызларның хәяттә тоткан урыны хакында уйланулар кайсы гына акыл иясенең зиһенен биләмәгән дә, нәфис затларыбызның гүзәл сыйфатлары кайсы гына шагыйрьне мәдхияләр язарга дәртләндермәгән! Шулай, 1915 елда – моннан 99 ел элек – Уфада нәшерләнгән “Хатын-кыз мәсьәләсе” китабында танылган дин белгече, журналист, җәмәгать эшлеклесе Закир Кадыйри болай дип яза:

“Хатын-кыз мәсьәләсе шулкадәр мөһим вә тормышыбыз аңарга шулкадәр нык бәйләнгән ки, без, ирләр, хатын-кызларыбыз аркасында гына дөньяда яши алабыз”.

Бу фикер XX гасыр башында, хатын-кызлар гамәлдә өй хуҗалыгы, гаилә мохите белән чикләнгән заманда әйтелгән. Әлеге XXI гасыр башында исә хатын-кызларның вәзгыятьтәге роле, әлбәттә, күпкә катмарланды, зурайды, җаваплыракка әйләнде. Үзебез шаһит: хатын-кыз Җир шарының бөтен кыйтгаларында, шул исәптән Ватаныбызда һәм милләттәшләребез арасында да яңадан-яңа биеклекләр яулый.

Үзара киңәшләшер, фикер төйнәшер, ният-планнар куяр өчен халыкара да, җөмһүриятебездә дә хатын-кызлар оешмалары эшләп килә. Шуларның берсе – Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый берлеге үзенең эшчәнлеген 2001 елда башлаган иде. Ул ниндидер күрсәтмәләр, чит яки “өстән” әйтелгән тәкъдимнәр нигезендә түгел, ә үзебезнең Башкортстан җирлегендә, зыялы, фидакарь хатын-кызларыбыз ихтыяры һәм тәвәккәллеге сөземтәсендә оешты. Шуңа да тоткан юлы – һәрдаим һәм һәрчак республикабызда яшәгән милләттәшләребез мәнфәгатен хәстәрләү, гаилә иминлеген, халкыбызның әхлакый кыйммәтләрен саклау. Шул ук вакытта “Сәхибҗамал”ның эш планнарында – чордашларыбызның рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын кайгырту, онытыла башлаган могтәбәр шәхесләребезнең исемнәрен ядь итү, талант ияләребезне халыкка танытуда арадашчы булу.

Нәкъ шул юнәлештә, быелгы Мәдәният елына тәңгәлләп, берлек республикабызда “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” шигърият фестивален җәелдерде. Шул кысаларда Кыргыз-Миякә район мәдәният сараенда “Җанчишмә” әдәби-мәдәни түгәрәге каләмкярләренең иҗат кичәсе, Америка Кушма Штатларында яшәүче шагыйрә, якташыбыз Нурия Измайлова белән Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә һәм Яр Чаллыда яшәүче популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән Башкортстан Халыклар дуслыгы йортында очрашулар җанлы да, җылы да үтте.

Шигъри сүзнең кыйммәте төшүгә зарланулар еш ишетелгән заманда Уфа “Нур” татар драма театрында җиде шагыйрәбез: Дилә Булгакова, Лилия Сәгыйдуллина (Уфа), Халисә Мөдәрисова (Нуриман), Рафига Усманова, Нәфисә Хәбибдиярова (Борай), Зәйфә Салихова (Бәләбәй), Гөл Мирһади (Балтач) катнашлыгында узгарылган шигърият бәйрәме үзенең җыйнаклыгы, зәвыклылыгы, тыгыз эчтәлеге, күп мәгънәле асылы белән отышлы килеп чыкты. Җәмәгатъчелектә аны: “Җентекләп уйланылган, фәһемле, тансыклаткан чара булды. “Сәхибҗамал”га афәрин!” – дип хупладылар.

Мәдәният елы дәвамында башка якташ шагыйрәләребез белән дә шундый шигырь туе үткәрү күздә тотыла. Башлап каләм тибрәтүчеләр дә, иҗатка ашкынып килүче яшьләр дә күп кенә, аларны да тамашачы һәм укучы игътибары белән дәртләндерү мәслихәт булыр.

Быел 15 – 17 майда Казанда татар хатын-кызларының II Бөтендөнья форумы булды. Татарстанның башкаласына Русиянең 62 төбәгеннән, шулай ук 31 чит илдән 500ләп гүзәл зат җыелды. Хәер, “Өмет”не алдыручылар форум делегаты, гәзитнең бүлек мөдире Алсу Төхвәтуллина мәкаләсе буенча бу хакта хәбәрдар. Шуны гына ассызыклыйсы килә: олуг җыенга сайланучылар арасында “Сәхибҗамал” вәкилләре байтак иде, бу исә оешманың дәрәҗәсен раслаучы бер дәлилдер, мөгаен.

Берлекнең үз гимны, үз символикасы да бар. Гимн беренче тапкыр аның авторы – композитор Резида Сабитова башкаруында “Ихлас” мәчетендә яңгырады. Дилә Булгакова сүзләренә язылган бу җырны милләтебезнең асыл сандугачы, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева үз репертуарына алды. Былтыр “Сәхибҗамал” чакыруы буенча Башкортстанга килгәч, ул Уфа һәм Салават шәһәрләрендә, Кушнаренкода тамашачыларга шушы җырны да бүләк итте. Хәзер чараларыбыз, кичәләребез “Сәхибҗамал” җыр төркеме башкаруында гимн белән башлана.

“Сәхибҗамал” төркемен дә Резида Сабитова оештырды. Ансамбльдәге ахирәтләре дә аның үзе кебек моңлы, җырсөяр затлар: саф чишмәдәй тавышлы Әлфинә Фатыйхова, автор-башкаручы Элвира Хәмәтнурова, “Юлдаш” радиосы хезмәткәре, җырчы Рания Билалова, шагыйрә-психолог Фәүзия Гайзаман, “Башкортстан укытучысы” журналының бүлек мөдире Тәнзилә Миңнеәхмәтова, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре Алисә Шәнгәрәева, “Китап” нәшрияты ветераны Тәслимә Вәлиева, шагыйрә, композитор, җырчы Резеда Мөхәммәтҗанова.

Берлекнең тамга-сурәтен “Тулпар” журналы хезмәткәре, танылган рәссам Искәндәр Нигъмәтҗанов ясады, анда “Миллилек һәм динилек” дигән төп шигаребез чагылыш тапты.

Максатларыбыз – мөкатдәс

Берләшмәнең йогынтысы ла әкренләп колач җәя бара. Оештырылган чараларга халыкның күмәк, ихлас килүе дә – шуңа мисал. Быел матур җәй башында – 24 июньдә “Ихлас” мәчете каршындагы калку мәйданда узган чарага да татар һәм башкорт зыялылары, төрле яшьтәге халык эркелеп килде. Резида Сабитова белән Зәлия Ахунова оста һәм килешле алып барган мөнәҗәтләр, шигъри сүз, җыр-моң кичәсе, иҗатның ике канатын хәтерләтеп, “Илаһият һәм илһамият” дип аталды. Тамашачылар арасында мөхтәрәм шәхесләрнең: Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан Саяховның, атаклы балет артисты, балетмейстер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хашим Мостаевның, Русияның атказанган, Башкортстанның халык артисткасы Рәшидә Туйсинаның, Башкортстан Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанованың һ. б. булуы кичәгә үзгә бер тантана өстәде.

Шигъри сүзнең бәсен белеп, сәхнәгә чыгучыларны чын күңелдән алкышлаган тамашачыларга шагыйрәләр Дилә Булгакова, Зөһрә Фәйзуллина, Земфира Муллагалиева, Халисә Мөхәммәдиева, Фәүзия Гайзаман әсәрләрен укып ишеттерде. Резида Сабитова, Лина Ганиева, Рания Билалова, Әлфинә Фатыйхова, Резеда Мөхәммәтҗановалар җырлы күчтәнәчләрен тәкъдим итте.

Мәйданга җыелганнарны кунакларыбыз – Бишбүләк районы “Ак калфак” татар халык фольклор ансамбле чын халыкчан – дәртле, җор чыгышлары белән хәйран итте. Ансамбль җитәкчесе Лилия Әхмәтшина Уфага күңел кылларын чиртерлек көйләрне сайлап алып килгән иде. Бишбүләклеләрнең: Радик Шиһаповның гармун моңнары, Резеда Ходайбирдина, Зөлфия Шәрифуллиналарның җырлары да программага чагу бизәк булды.

“Сәхибҗамал”ның яшь буын белән дә бәйләнеше тотрыклы. Чараларыбызда Башкорт дәүләт университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты талибәләре, укучы һәм эшче яшьләр теләп катнаша. Сылуларны җәлеп иткән “Нәүруз гүзәле” бәйгесен дистә ел буе оешма рәисе урынбасары, милли хәрәкәт уртасында үзе яшьтән кайнаган Зәлия Ахунова уңышлы оештыра килә. Бәйгенең эчтәлеген баетуга, гүзәлләр катнашкан районнар даирәсен киңәйтүгә игътибар арта.

“Сәхибҗамал”ның төп мәсләге, алда әйтелгәнчә, – миллилек һәм динилек. Ата-бабалар гасырлар дәвамында туган телне, гореф-гадәтләрне динебезгә таянып саклап кала алган. Шуңа да оешма дини бәйрәмнәрне дә ихлас билгеләп, аерым чаралар оештыра. Сәхибҗамал”дан махсус төркем Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә мөгаллимәләр Фатыйма Фаткуллина белән Розалия Халиковада дини сабаклар өйрәнә.

Форсаттан файдаланып, “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы, оешмага ышанычлы терәк, хатын-кызларыбызга асыл ил агасы булган Мөхәммәт Галләмгә рәхмәтләр юллар идем. Ватанга һәм милләткә фидакарь хезмәтне кыйбла итеп, шул омтылышларында бар мөмкинлекне файдаланып, җанын-көчен аямый тырышкан олы йөрәкле шәхес, халкыбызның гаярь улы ул.

Туган җиребезгә җирегеп

Шунысы сөенечле: “Сәхибҗамал” идарәсенә дә асылда нәкъ шундый булдыклы, җәмәгать эшенә бар дәрт-дәрманын, зиһен һәм күңел көчен салган шәхесләр тупланды. Оешманың тамырлары районнар һәм авылларда да ныгына бара.

Уфадагы һәр чарага җилдереп килеп җиткән Резида Сабитова берекмәнең Кушнаренко районы бүлекчәсен җитәкли, Үрге Сәет авылында клуб мөдире булып эшли. Вазыйфасын үрнәкле аткарып, кечкенә авылда олы мәдәни чараларны гөрләтеп үткәрү өстенә, җәмәгать эшендә алда булырга да, иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт һәм көч таба ул. “Сәхибҗамал” җыр төркемен җитәкли, үзе былбылдай тавыш иясе, иҗат иткән җырларын еш кына үзе үк башкара. Сәләтле композитор әле яңа гына үзе язган җырларны туплап, өченче диск-альбомын чыгарды.

Оешманың Уфа шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе, күренекле шагыйрә Дилә Булгакова, Нуриман районы бүлекчәсе рәисе, танылган шагыйрә, прозаик, драматург Халисә Мөдәрисова, Балтач районы бүлекчәсенә быел сайлап куелган шагыйрә, җурналист Гөлнара Шәймөхәммәтова (Гөл Мирһади) да җәмәгать эшләрендә үзләренең халык арасындагы югары абруйына, эшлеклелек сәләтләренә, олы тормыш тәҗрибәсенә таяна.

Август аенда “Сәхибҗамал” идарәсеннән без, Фатыйма Фаткуллина, Тәслимә Вәлиева белән бергә, Борай һәм Яңавыл якларында булдык. Оешма Башкортстан хатын-кызлар берлеге белән хезмәттәшлектә, ниятебез – урындагы хатын-кызлар советлары белән аралашу иде.

Борай районы китапханәләр системасы директоры, 12 ел дәвамында районның хатын-кызлар советы рәисе вазыйфасын тартучы Миләүшә Янгирова, янә Миләүшә Гарифуллина җитәкләгән “Ахирәтләр” вокаль ансамбле коллективы белән очрашулар күңелләргә нур булып иңде. Яңавыл районы хатын-кызлар советы рәисе, район китапханәләр системасы директоры Илсөяр Проскурякова, Яңавыл балалар китапханәсе директоры Гөлнара Вәлиева белән әңгәмәләшү җылы тәэссоратлар өстәде. “Сәхибҗамал”га яңа куәт булып, Борай районы бүлекчәсенә җитәкчелеккә чәмле, гамьле шагыйрә Рафига Усманова, Яңавыл районы бүлекчәсе рәисе итеп озак еллар мәктәптә укыткан, әле район гәзитендә эшләүче Гөлчәчәк Тимершина сайланды.

Сәфәребездә төп максатларның берсе – мәшһүр шагыйрә, корыч ихтыярлы, сүнмәс рухлы Кәүсәрия Шафикова белән күрешү, аның хәлен белешү иде. Талантлы әдибәне гыйнвар аенда гына күркәм юбилее белән котлап, Яңавылдагы матур оештырылган тантаналы чараларда катнашкан идек. Сөенечтә дә, көенечтә дә бергә булу хәерле дип, әле шагыйрәнең хәләл яры, шагыйрь Рәфис Мөхәммәтдиновны югалту кайгысын уртаклашырга килдек. Сөйләшер сүзләр күп иде, мәрхүм диндәшебез рухына изге дога багышладык, Фатыйма Фаткуллина Коръән аятьләре укыды.

Авыл кешесе өчен мәшәкатьле мизгел – печән һәм урак өсте мәле булса да, Борай һәм Яңавыл китапханәләрендәге җанлылык – китап алырга яки ниндидер чараларга килгән мәктәп укучыларының, өлкәннәрнең булуы сөендерде. Китапханәләрдәге төзеклек, тәртип, диварларның эчтәлекле бизәлеше, китапханәчеләрнең якты чырае, тәмле сүзе үзләренә тартып торгандай тоелды. Чынлап та, милләт коты – китап ул, рухлы, әдәбиятлы халык кына киләчәктә үзен һәм телен саклауга дәгъва итә ала. Борай һм Яңавыл районнары китапханәләрендә шул хакыйкатьне аңлаган фидакарь затлар эшләгәне ачык сизелде.

Халыкта ир-егетләребезне – имәннәргә, хатын-кызларыбызны нәфис талларга тиңләү бар. Хәтәр җилләр, кар-бураннар өерелгәндә җир-суга иелә бирелеп, аннан янә яфракларын кояшка сузган сыгылмалы таллар сыйфаты хатын-кызларга яшәү көче өстидер, күрәсең. Талга тиңләү шул ук вакытта хатын-кызларның тыйнаклык, сабырлык, түземлелек, оялчанлык, нәзәкәтьлелек билгеләренә дә ишарәли. Шуңадыр да күпчелек гүзәл затларыбыз, һич күңел төшенкелегенә бирелми, кыенлыклар алдында сыгыла төшсә дә, сынмый, һаман дөнья бөтәйтү, өйләренә – ямь, ашларга тәм биреп, иҗат һәм иҗтиһат итү, яңаны булдыру, тудыру, үстерү, булганны саклау һәм ишәйтү белән мәшгуль. Шундый җегәрле, уңган, чая хатын-кызларыбыз булганда, халкыбызның асыл рухи кыйммәтләре югалмас. Нәкъ мөселман дөньясында беренче казыя, дин әһеле, мөгәллимә Мөхлисә Бубый әйткәнчә: “Гүзәл затларыбыз милләт җанлы булса, татар упкынга төшмәячәк, яшәячәк!”

Динә МОРЗАКАЕВА,
Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе.

Фотоларда:

1. Казанда, форумда.
2. “Ихлас” мәйданын гөрләткән кичә.
3. Иске Балтачта ил анасы, хезмәт ветераны Рәйсә Хәмитова белән (уңнан уртада).
4, 5. Борайда һәм Яңавылда очрашулар.
6. Сәхнәдә – “Сәхибҗамал” җыр төркеме.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*