tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сылва-Ирен татарларына багышланган фәнни конференция үтәчәк
Сылва-Ирен татарларына багышланган фәнни конференция үтәчәк

Сылва-Ирен татарларына багышланган фәнни конференция үтәчәк

22 сентябрьдә Пермь краендагы Орда районының Иске авылында Татар авыллары тарихын өйрәнүчеләрнең районара фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк. Ул Сылва-Ирен татарларының тарихы, бүгенге көн һәм киләчәге проблемаларына багышлана.

Фәнни чарага  уннан артык районы һәм күрше Свердлау өлкәсеннән вәкилләр чакырылган. Конференцияне Пермь крае хакимиятенең эчке сәясәт бүлеге җитәкчелегендә төбәкнең татар оешмалары һәм татар төбәк өйрәнүчеләр җәмгыятьләре оештыра.

Фәнни-гамәли конференция эшендә катнашу өчен Казаннан Пермь краена бер төркем тарихчы-галим барачак.

Фото: e-burg.info

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*