tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Сүрия Гайнуллина: “Татар телен онытмагыз, саклагыз!”
Сүрия Гайнуллина: “Татар телен онытмагыз, саклагыз!”

Сүрия Гайнуллина: “Татар телен онытмагыз, саклагыз!”

Сүрия ханым Гайнуллина Самарага ерактан, Америка Кушма Штатларының Нью-Йорк шәһәреннән Бөтенроссия күләмендә инде бишенче тапкыр үткәрелүче “Түгәрәк уен” фестивален күрергә дип махсус килгән. Самара татар радиосы хезмәткәрләре аны үзләренең студияләренә чакырып алып, әңгәмә оештырдылар. Шул сөйләшүне “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәбез.

– Сүрия ханым, сез үзегезне безнең радиотыңлаучыларыбыз белән кыскача гына таныштырсагыз иде.

– Мин үзебезнең илдә дә биофизика белән шөгыльләнә идем. Гомерем буе рак күзәнәкләре культурасын өйрәнү, тикшерү өстендә эшләдем. Шуның өчен мине Американың Сток-Брук институтына эшкә чакырып алганнар иде. Менә хәзер күп еллар инде шунда яшим. Хәзер пенсиягә дә чыктым инде.

Минем бу тормышта яраткан хоббием да бар. Мин шигырьләр яратам – русчаларын да, татарчаларын да, хәзер инде инглизчәләрен дә. Күптән түгел генә менә шул татарча язылган шигырьләрне русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә башладым. Беренче дөнья күргән кечкенә генә китапчыгым шактый гына уңышлы килеп чыкты диделәр. Казанда нәшер ителүче “Түгәрәк уен” журналы мөхәррире, танылган шагыйрә Илсөяр Ихсанова белән танышып, аның белән дуслашып киткәч, икенче шигырьләр китабымны әзерләргә алындым. Бу Илсөяр ханым шигырьләренең татарчадан русчага тәрҗемәсе булачак. Нәкъ менә Илсөяр ханым Ихсанова мине бирегә, Самарага, “Түгәрәк уен” фестиваленә чакырып китерде дә инде.

– Америкада сез яшәгән Нью-Йорк шәһәрендә татарлар, аларның милли оешмалары бармы? Булса, алар белән аралашып яшисезме, нинди кичәләр, бәйрәмнәр оештырыла?

– Әйе, Нью-Йорк шәһәрендә татар клубы бар. Мин дә шунда ун еллар инде әгъза булып торам. Дөрес, очрашулар, кичәләр, бәйрәмнәр бик еш үткәрелми. Ураза, Корбан гаетләре уздырыла, ел саен Яңа елны каршылау кичәләрен дә үткәрәбез.

Без бер-беребез белән бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да гел аралашып яшибез, сөйләшәбез, ярдәмләшәбез.

Биредәге татарларның күпчелеге кайчандыр Россиядән күчеп килгән кешеләрнең дәвамчылары – Кытайда, Төркиядә туганнар. Алар сөйләшкәндә беркайчан да Россия, Татарстан димиләр. Алар өчен Россия дә, Татарстан да Ил төшенчәсен аңлата. Минем Россиягә, Татарстанга, Самарага һәм Казанга барачагымны ишеткәч: “Син нинди бәхетле кеше, син Илгә кайтасың”, – диделәр.

Хәзер биредә Россиядә туучылар бөтенләй калмады диярлек инде. Шулай да туган – татар телләрен онытмыйлар, барсы да – карты-яше, үзара гел татарча гына сөйләшә, чөнки гаиләдә бәләкәйдән туган телләренә өйрәнеп үсәләр. Бу искиткеч хәл һәм күренеш.

Татар клубына йөрүчеләрнең барсы да тормышта уңышка ирешкән кешеләр – араларында табиблар, юристлар, эшкуарлар бик күп.

– Сез йөргән татар клубында ничә әгъза бар?

– Клуб эшендә 300ләп кеше актив катнаша. Һәр әгъза үзе белән берәр генә кеше булса да алып килергә тиеш. Мин дә үзем белән шулай берничә дустымны алып килгән идем. Әгәр дә инде клубка килеп эләксәң, сине онытмаячаклар, киләсе кичәләргә, бәйрәмнәргә чакыру кәгазьләре җибәрелә.

– Безнең Самараның интернет сайтыннан татар радиосын күбрәк яшьләр тыңлый. Араларында катнаш никахта торучылар да юк түгел. Ә Америкада мондый очраклар бармы?

– Бар, әлбәттә. Беркемне дә көчләп булмый бит. Тик катнаш никахларда торучылар да бер-берсенең милләтләренә хөрмәт белән карыйлар. Әгәр ире яисә хатыны татар милләтеннән икән, балаларын гаиләдә кечкенәдән татарча сөйләшергә өйрәтәләр. Россиягә, Татарстанга барганда, барсы да биредән татарча китаплар, җырлар язылган дисклар, кассеталар алып кайталар.

– Самарада үткәрелүче “Түгәрәк уен” фестиваленнән сез үзегез белән нәрсәләр алып китәргә уйлыйсыз?

– Бөтен чараларны да видеога төшереп барам. Оператор дус кызым да килергә бик теләгән иде. Адвокат белгечлеге буенча эшләве сәбәпле, бик ашыгыч эш килеп чыгып килә алмады. Аның үзе белән Россиядә һәм Татарстанда яшәүче хәзерге татарлар тормышы турында документаль фильм төшерергә уйлаган идек. Менә хәзер миңа берүземә барсын да башкарырга туры килә – камерага да төшерәм, кешеләр белән әңгәмәләр дә оештырам. Хыялыбыз барыбер тормышка ашар дип ышанам. Менә Самарадагы “Түгәрәк уен” барышында күп мәгълүмат җыйдым да инде.

– Радиотыңлаучыларыбызга, гомумән, Самара төбәге татарларына нинди теләкләр әйтер идегез?

– Исән-имин яшәгез, үзегез дә, балаларыгыз да, оныкларыгыз да үзара татарча гына сөйләшегез.

Татар телен яхшы белү, башка телләрне өйрәнергә нык ярдәм итә. Бигрәк тә инглиз теленә татар теле бик тә охшаган. Бу минем фикерем генә түгел, бик күпләрнең фикере. Нью-Йорктагы татар клубындагы дусларым биш-алты телдә сөйләшәләр, моңа безгә татар теле ярдәм итте, диләр. Шуңа күрә туган телебезне онытмагыз, саклагыз.

Автор: Ирек Нуриев
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*