tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызрань халкы ни өчен татар телен өйрәнүен татарлар автономиясендә аңлаттылар
Сызрань халкы ни өчен татар телен өйрәнүен татарлар автономиясендә аңлаттылар

Сызрань халкы ни өчен татар телен өйрәнүен татарлар автономиясендә аңлаттылар

Сызраньда татар теле курсларына татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә йөри, шул исәптән руслар да.

– Кагыйдә буларак, татар телен Казанда укырга керерегә яки яшәргә җыенган яшьләр өйрәнә. Алар Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе татар телендә сөйләшкәнлеген яхшы аңлый, шуңа күрә, җайларык ияләшеп китү өчен, алар татар телен өйрәнә, – дип хәбәр итә Сызраньның милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов «ВКТ-Луч» басмасына биргән интервьюсында.

Ринад Шәрәфетдинов  сүзләренчә, татар теле курсларына  35 яшьлек хатын-кыз да килгән. Ул татар телен үзаңын баету, белемнәрен арттыру өчен өйрәнергә теләвен белдергән. Узган елны Сызраньда курсларда 70 ләп кеше укып чыккан, шуларның 7 се башка милләт вәкилләре.

Сызраньның татар автономиясе бушлай татар теле дәресләрен өч ай дәвамында алып барган. Быел исә, президент гранты ярдәмендә татар теленә бушлай ел дәвамында өйрәтергә ниятлиләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*