tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызрань татарлары «Алма» яшьләр төркеме оештырган
Сызрань татарлары «Алма» яшьләр төркеме оештырган

Сызрань татарлары «Алма» яшьләр төркеме оештырган

Сызрань шәһәренең «Авангард» Мәдәният йорты базасында «Алма» татар яшьләр төркеме оештырганнар. Яңа төркем төзү идеясе Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринат Шәрәфетдиновныкы. Аны Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясе активисты Раилә Корбанова тормышка ашырган. Ансамбльнең җитәкчесе  дә ул.

Төркем әлегә зур түгел, аның составында нибары ике кыз бар:  Сызрань шәһәренең 29нчы мәктәп укучысы Лиана Якупова һәм медицина көллияте студенты Алинә Кавиева.

Төркем атнасына ике тапкыр “Авангард” мәният йортында шөгыльләнә. Кызлар очраша, бик күп эшли, репетицияли, яжа музыкаль материал белән таныша. Алма төркеменең дебют чыгышы да булган инде.

https://tatsyz.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*