tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызраньда татар телен түләүсез өйрәтәчәкләр
Сызраньда татар телен түләүсез өйрәтәчәкләр

Сызраньда татар телен түләүсез өйрәтәчәкләр

Сызраньда татар телен түләүсез өйрәтәчәкләр. Сызрань татарлары милли-мәдәни мохтарияте татар теленнән түләүсез курслар буенча проект өчен 2 млн сумлык РФ Президенты грантын откан. Бу турыда КТВ-Луч телекомпаниясе хәбәр итте.

Грант софинанслауны күз алдында тотып бирелә. Ул 500 мең сум чамасы түләнә. Татарлар мохтарияте өстәмә финанслауны иганәчеләр һәм партнерлар исәбенә җәлеп итәргә тиеш була.

“Кайбер килешүләр бар. Проект киң җәмәгатьчелек, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан хупланды”, – дип сөйләгән Татарлар мохтарияте рәисе Ринад Шәрәфетдинов.

Акча интерактив такта, парталар дәреслекләр, шулай ук укытучыга түләү өчен тотылачак. Татар теле буенча түләүсез курслар Сызрань татарлары мохтарияте базасында узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Беренче чиратта балаларны укытырга планлаштыралар. Өлкән гражданнарны укыту турындагы карар финанслар күләменә карап кабул ителәчәк.Сызраньда 3 мең чамасы татар гаиләсе яши. Татар телен өйрәнергә теләк белдергән илледән артык гариза тапшырылган. Узган ел Сызрань татарлары мохтарияте татар теле буенча түләүсез курслар оештырып сынап караган, курсларга ихтыяҗ зур булган.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*